ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
28 Май 2022, 12:05

Тормыш баскычында канат куючылар

Әле кайчан гына балаларыбыздан бигрәк аларның тормыш юлларында яңа баскычка үрләүләре өчен үзебез дулкынланып, йөрәк парәләребезне район үзәгендәге 5 санлы “Шатлык” балалар бакчасының “Гөмбә- чекләр” (“Грибочки”) ясли төркеменә китергән идек кебек! Шул арада күпме вакыт узган һәм менә инде безнең нарасыйларыбыз – “Җиләккәйләр” төркемендә тәрбияләнгән улларыбыз һәм кыз- ларыбыз, үзләрен сыендырган мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә канат ныгытып, быел көз үзләре өчен бөтенләй яңа – Белем иле дөньясын ачарга җыеналар.

Тормыш баскычында канат куючыларТормыш баскычында канат куючылар
Тормыш баскычында канат куючылар

Шул арада күпме вакыт узган һәм менә инде безнең нарасыйларыбыз – “Җиләккәйләр” төркемендә тәрбияләнгән улларыбыз һәм кызларыбыз, үзләрен сыендырган мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә канат ныгытып, быел көз үзләре өчен бөтенләй яңа – Белем иле дөньясын ачарга җыеналар. Бу еллар эчендә бер башка үсеп киткәндәй алар һәм гадәттә йортыбызда күрергә өйрәнгән гамьсез сабыйлардан җитди йөзле, алларына зур максатлар куйган балаларга әверелә баралар. Балалар бакчасы – һәр сабый тормышында истә калырлык вакый- галар, тәүге ачышлар, беренче кичерешләр, яуланылган үрләр, ныкышмалы омтылышлар чоры да ул. Газизләребезне беренче көннәрдән үк кабул итеп, үз балаларыдай күреп, бөтен күңел җылыларын биргән “Гөмбәчекләр” ясли төркемендә аларны тәрбиячеләр Айгөл Рәис кызы Кунафина, Гүзәл Мәүләви кызы Галина, кече тәрбияче Илмира Өлфир кызы Әхтәмова турында иң ихлас сүзләр җиткерәсе килә. Үзләре өчен ят дөньяда тиз арада бер-берсенә күнегеп кенә түгел, ә туганнардай дуслашып китәргә, берләшергә ярдәм итәргә аларның күпме көч, сабырлык, күңел назы салуын аңлатып кына да бетерерлек түгел. Өйгә кайткач, апалары турында сокланып та, горурланып та сөйләүләреннән көнләшеп тә куйган чаклар бар иде хәтта. Төрле гаиләләрдән җыелган төрле холыклы ба- лалар күңеленә ачкыч яратырга, аларның ихтирамын яулап алырга нәкъ менә шундый һөнәрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче педагоглар гына сәләтледер ул. Үз яшьләре өчен мөһим барлык шөгыльләргә өйрәтү дә зур осталык таләп итүен беләбез. Әлбәттә, бу эшкә алар безне дә җәлеп иттеләр һәм бергәләп көн саен сабыйларыбыз- ның сәләтен, мөмкинлекләрен, осталыкларын үстерә бардык. Уртанчы “Җиләккәйләр” (“Ягодки”) төрке- мендә инде сабыйларыбыз шулай ук үз эшләрен яхшы белеп башкаручы тәрбиячеләр Зөлфирә Фәвис кызы һәм Альмира Фәһим кызы Борхановлар, кече тәрбияче Алсу Рәшит кызы Латфуллина кул астына эләкте. Бу мөлаем йөзле, булдыклы апалары да ясли төркемендә салынган изге башлангычларны үстереп, яңа мавыгулар, яңа шөгыльләр белән баеттылар. Альмира Фәһим кызы хаклы ялга чыккач, аны алмаштырган Эльза Радик кызы Гомәрова да газизләребезнең икенче әниләренә һәм беренче остазларына әверелде. Безнең ул һәм кызларыбыз хәзер инде ярыйсы ук хәреф танучы, укый-яза, саный, куша-ала, сүрәтләр төшерә, кул эшләнмәләре ясый белүче осталарга әверелде, дисәк тә хата булмас – алар мәктәпнең башлангыч сыйныфларына тулы әзерлек белән барачаклар. Без дә сабыйларыбыз белән бергәләп бер гаиләгә берләштек, дияргә мөмкин – дуслашып-туганлашып беттек, күп чараларда гына түгел, ә гаиләләр белән дә аралашабыз, хәбәрләшәбез, бер-беребезгә ярдәмгә ашкынабыз. Еллар үтәр, балаларыбыз күңелендә тәрбиячеләре генә түгел, ә му- зыкаль җитәкче Ләйсән Марат кызы Хаматова, физик культура җитәкчесе Регина Михайловна Рамазанова, психолог Лилия Илшат кызы Гафа- рова, логопед Гөлшат Ринат кызы Низамова, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекче апалары, шушы зур коллективны җитәкләүче бакча мөдире Әлфия Хәмит кызы Мөхәммәтҗанова һәм аның ярдәмчесе Чулпан Хәлим кызы Баембитова, башка үз эшенең чын осталары турындагы матур истәлекләр гомер буена сакланыр, дип ышанасы килә. Ә без, әти-әниләр, әбиләре-бабалары, сабыйларыбызга бөтен күңел назын ихлас бүлгән шушы коллектив әгъзаларына ихлас күңелдән рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, иминлек, яратып башкарган эшләрендә яңа уңышлар телибез. Алдагы елларда да барыгызны да гел яхшы яклап кына телгә алсыннар, күңелегез түрендәге изгелек хисләре бик күпләрне җылытып, яңа җиңүләргә рухландырсын.

Автор:“Җиләккәйләр” төркеме тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре.
Читайте нас