ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 Май 2022, 07:05

Акциягә бердәм кушылып

"Библиотөн – 2022" акциясе кысаларында районыбызның Балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре Русиябезнең күпмилләтле халкының рухи-мәдәни мирасы өлгеләре белән яшь буын вәкилләрен киңрәк җаныштыру максатын өстенлекле бурыч итеп алган иде.

Акциягә бердәм кушылыпАкциягә бердәм кушылып
Акциягә бердәм кушылып

Халык гореф- гадәтләре белән якыннан таныштыру аеруча быел – Русия халыкларының мәдәни мирас елында көнүзәк икәнлеге билгеле. "Талантлар сандыгы-- сәләтләреңне күрсәт" дип исемләнелгән программа барысын да җәлеп итте. Башваткычлар, табышмаклар, халык иҗадының башка өлгеләре берсен дә битараф калдырмады, ә осталык дәресләре барысын да мавыктырып, чараның бәһасын югарырак дәрәҗәгә күтәреп җибәрде.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас