Бу каһарманнар – ачлык һәм түзеп торгысыз салкыннардан вафат булган, концлагерьларда үтерелгән, бомбалар яуганда һәм атышлар барганда һәлак булган, карательләр тарафыннан вәхшиләрчә юк ителгән, танклар астына ташланган һәм самолетларда янган ватандашларыбыз... Аларның якты истәлегенә дөньяның төрле кыйтгаларында миллионнарча шәмнәр кабына...
Ул еллардагы вакыйгалар турындагы хәтерне саклау һәм аларны буыннардан буыннарга тапшыру аеруча мөһим. Алар башкача беркайчан да кабатланмасын өчен мөһим...
Район үзәк дәваханәсе һәм авылларда халык сәламәтлеге сагында торучы медицина хезмәткәрләре дә “Хәтер шәме” акциясенә актив кушылды. Чара барышында шәмнәр яндырылды, анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: район үзәк дәваханәсенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.
#свечапамяти