ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2022, 09:20

Табигатькә сөю уятып

Үрнәк авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында Үрнәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Җир – безнең туган йортыбыз» дигән экологик уен үткәрелде.

Табигатькә сөю  уятып
Табигатькә сөю уятып

 Экологик уен «Могҗизалар кыры» телевизион ток-шоу форматында узды. Уен башында китапханәче «табигать», «экология» төшенчәләр, шулай ук табигатьне ни өчен яратырга һәм сакларга кирәклеге турында сөйләде. Ә аннары танып-белү уены башланды: өч сайлап алу туры, тамашачылар белән уен, финал һәм суперуен. Уен сораулары экология темаларына кагылды. Катнашучылар үсемлекләр, һава торышы күренешләре, бөҗәкләр һәм кошлар исемнәренә җаваплар бирделәр. Уеннар арасында музыкаль паузалар оештырылды. Иң актив балалар, призерлар һәм җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар.

Автор:Зөлфия Низамова, китапханәче.
Читайте нас: