ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 14:30

Бүләкләр уйнатылды

Агымдагы елның июль-декабрь айларына безнең “Игенче” гәзитен йортларына алдырып, район тормышы турында хәбәрдар булып барырга ниятләгән әбүнәчеләр арасында бүләкләр уйнату дәвам итә.

Бүләкләр уйнатылды
Бүләкләр уйнатылды

Бу юлы аларның булачак хуҗаларын Чакмагыш авылында яшәүче хөрмәтле өлкәннәрнең берсе Тәскирә апа Гыйльванова билгеләде. Чираттагы отышта бүләкләр түбәндәгечә бүленде. Район үзәгенең Р.Гәрәев урамы, 25нче йорт адресы буенча яшәүче гәзит укучыбыз С. Ахунов – одеяло, Чакмагышның Юбилейная урамындагы 73нче йорт хуҗасы Т. Хәбиров, Тынычлык урамындагы 17-нче йорт, 15нче фатир хуҗабикәсе Э.Р. Гомәрова, Азатлык урамындагы 8нче йортның 21нче фатирында яшәүче Л.Хәбирова – салат савытлары җыелмасы, Октябрьнең 70 еллыгы урамының 6/1 йортындагы 4нче фатирда гомер итүче З.Фәтыйхова – кәнфит савыты, Ленин авылының Кашаев урамындагы 55нче йорт хуҗабикәсе А.Ваһапова мунча тастымалы кебек бүләкләр иясе булды. Чакмагышның Ленин урамдагы 66-нчы йорттагы 9нчы фатирда яшәүче әбүнәчебез Даянова өлешенә 3 кг. шикәр комы чыкты. Бу гәзит укучыларыбызның бүләкләрен озын-озакка сузмый килеп алуларын һәм килгәндә үзләре белән шәхесне раслаучы документларын: паспорт, ИНН таныклыгын һәм гәзиткә язылу турындагы квитанцияне дә онытмауларын үтенәбез. Ә әлегә басмабыз белән ел ахырына кадәр дуслыгын ныгыту өчен аңа язылу турындагы квитанцияне Русия почтасы хезмәткәрләрендә дә, редакциягә килеп тә тутыртырга мөмкин дип искәртәбез. Район үзәгендә яшәүчеләргә арзанрак хакка “Игенче”не үзегез редакциягә килеп алу шарты белән язылырга да була, дип исегезгә төшерәбез. Бүләкләр әле уйнатылачак.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: