

Проектның авторлары – педагогика фәннәре кандидаты, БДПУның педагогика институтының башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Екатерина Савельева, БР “Башкорт энциклопедиясе” ДАФУ гыйльми секретаре, фән һәм техника өлкәсендә БР Дәүләт премиясе лауреаты Клара Әһлиуллина, педагогия фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге БДПУның педагогика институтының башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Венера Янгирова.
Лотоның автордашы – М.Акмулла исмендәге университетның “Башлангыч белем” юнәлешендәге 4 нче курс студенты, педагогика институтының “Палитра” отряды волонтеры, Иске Калмаш кызы Диана Сәбгыянова. Уен аның чыгарылыш квалификация эше булды һәм район мәктәпләрендә уңышлы сыналды.
25 июньдә районда Яшьләр көне үтте. Диана бәйрәмдә катнашучыларга уен-лотоны тәкъдим итте. Ул муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка проект турында сөйләде һәм районның истәлекле урыннарына багышланган карточкалар җыелмасын бүләк итте.
“Лотоның максаты – Чакмагыш районының истәлекле урыннары белән таныштыру, күзләре начар күрүчеләрнең иҗади активлыгын үстерү. Күзләре начар күрүче затлар өчен мәгълүматка үтемлелек таләпләренә туры китереп, тәкъдим ителгән уеннар начар күрүчеләр өчен үзгәртеп корылган формага ия: уеннар өчен карточкалар 15×15 см форматында ясалган, рельеф-график сурәтләр төшерелгән карточкаларны тотып карап өйрәнергә мөмкин», – ди Екатерина Савельева.