

Әйе, күңелендә изгелек, матурлык, наз йөрткән, тирә-якны яратучылар гына гөрләп торган, шау чәчкәле бакчалар үстерә ала. Лиза апа, Алсу, Миләүшә Баһманова һәм Лилия апа, күрше 17нче йортта яшәгән Зинфира апа куллары белән тудырыла икән әлеге хозурлык.
Олы яшьтә булуына карамастан, Зинфира апа читтән ярдәм көтмичә, өй алдында иртә яздан баш күтәреп чыккан тюльпан чәчкәләренә шифалы кар сулары сибеп, аннан соң пәйгамбәр тырнагы, бәрхәт(бархатцы), ирис, пионнар үстереп, үтеп йөргән һәммәсен дә сөендерә. “Минем бар шатлыгым, юанычым, яшәү чыганагым, терелтүчеләрем, кыен чакларымда сердәшчеләрем –шушы чәчкәләр инде,” – ди Зинфира апа.
Миләүшә Баһманова әлегә эштә булу сәбәпле, аның әнисе Рида апа белән әңгәмәләштек. Ул үзе дә бәләкәйдән үк чәчкәләргә гашыйк кеше. “Бездә чәчкә үстерү әнидән килә. Үземдә ике чәчкә булса, шуларның берсен кызларга алып бара идем.
Әнинең энесе ветеринар табиблыкка укыды. Мин беренче сыйныфта чакта (ул 1965 еллар була торгандыр) абыкай георгин чәчәген алып кайтты, ул вакытта георгиннар юк иде әле. Аны бездән биология укытучысы да алып үрчетте. Сыйрышбашта георгиннарны без тараттык. Укырга барганда чәчкә бәйләме сорап гел әнигә керәләр иде, чөнки аның чәчкәләре нык матур булып, күпереп, йомры булып үсәләр иде. Студент чакта беренче пион чәчкәсен алып кайттым, шулай йөргән һәр җирдән чәчкәләр алып кайта идем. Соңрак гладиолуслар үстерә башладык. Беръеллык чәчкәләргә караганда, күпъеллыкларны тәрбияләү җиңелерәк. Кунакка баргач, мин гөлләр, чәчкәләр карап йөрергә яратам. Миләүшәнең бакчасында иртә яздан беренче кар төшкәнгә кадәр чәчкә атучы гөлләр бик күп”, – ди әнисе. Беренчеләрдән булып зәэгәр чәчкә – мускарий ата, аңардан соң нәркәс, тюльпаннар, соңрак маргариткалар чәчкәләре белән сөендерә. Кыңгыраулар, “заячьи уши”(чистец), җитен, лилия чәчкәсе, ак ромашкалар –
иң озак чәчәк атуы белән шатландыручы гөлләр. Матур чәчкәләр үстерү – күңел тынычлыгы өчен инде”, – ди Рида апа.
Лилия апа әле яңа гына чәчкәләр үстерә башлаган. Тәрәзә алдын матур чәчәк бакчасы итәргә дигән теләк белән янып йөри башлый: җирне эшкәртә, андагы чүп үләннәрен утап, җир казып, йомшартып, чәчкәләр сатып алып утырта. Тора-бара бакчасы матур чәчкәләр белән сөендерә башлый. Гөл савытындагылар да шау чәчкәгә күмелә, аллы-артлы башка гөлләре дә төрле төсле чәчәкләр атып сөендерә. Чәчкәләр тагын да матуррак булып үссен өчен, туфрак белән ярдәм кирәк, ди Лилия апа. Ул чакта үстерү тагын да сөенечлерәк булыр иде ди.
Лиза апаның бакчасында күпъеллык чәчәкләр байтак. Песи гөлләре саф һавада шау чәчкәдә утыра, монда гладиолуслар, пионнар, мальвалар һәм башка күз явын алып торган чәчәкләр бик күп. Чия агачы ышыгында оялчан кыз кебек матур роза чәчкә атарга җыенып утыра. Әйтеп һәм сөйләп бетермәслек матурлык монда. Күршеләр бик тату яшиләр, бер-берсенең идеяләрен хуплап, берсеннән-берсе уздырып матурлык тудыралар, дисәк тә ялгыш түгел.
Иң күз явын алганы, барысыннан да матур, бөтен җире дә җиренә җиткерелгән, бар урында да чәчкә хәтфәсе түшәлгән урын – Руслан Марсель улы Гыйрфановның бакчасы. Тюльпаннары иртә яздан сөендерә башласа, алардан соң пионнар шау чәчкәдә утыра, аларга алмашка петуния, розалар чәчәк ата башлый. Тәрәзә төпләрендә гөл савытларында – шар кебек вак кына, матур гына петуниялар. Таш арасында чәчкә үсми, диләр. Руслан Марсель улының бакчасында ташлар белән бизәлгән таучыкта бәрхәт(бархатцы), петуния, канәфер, флокс, аның янәшәсендә мәхәббәт чәчәкләре – розалар, пионнар, аклы-сарылы, ак, шәмәхә(фиолетовый) төсле ирисләр, дару үләне мелиссалар, ромашкалар чәчкә ата.
Матурлык тудыручыларның шөгыленә сокланып, аларга иярергә тырышып, кулдан килгәне белән ярдәм итеп, кирәк чакта, мөмкинлегебез булганча ярдәмләшеп, су сибешеп, кара туфрак белән тәэмин итеп, ярдәм итә алсак иде...