

Июнь ахырында Рәҗәп авылы мәдәният йортында “Яшьләр мохитендә экстремистлык күренешләрен кисәтү” дип исемләнгән әңгәмә дә – әнә шул юнәлештә алып барылган эшчәнлекнең бер мисалы. Үсмерләрне экстремизм һәм террорчылык кебек хәвефле социаль күренешләрне алга алган төрле оешма-хәрәкәтләргә кушылудан, шундый көтелмәгән гадәттән тыш хәлдә калырга туры килгән очракта үз-үзеңне саклап калу ысул-кагыйдәләрен өйрәтү максатында үткәрелгән бу чара бай эчтәлекле һәм фәһемле булды. Аның барышында мәдәният йортының художество җитәкчесе Альбина Равил кызы Имаева үсмерләргә террорчылыкның барлыкка килү тарихы, бу дәһшәтле социаль күренешкә каршы көрәштә Русиянең роле турында сөйләде. Чара барышында илне, дөньяны шаулаткан террорчылык актлары искә алынды, һәрчак уяулыкны саклау һәм хәвефле хәлгә тарыганда сак булу, югалып калмыйча, имин калырга ярдәм иткән кагыйдәләрне үтәүнең бик тә мөһим булуы билгеләнде. Әңгәмә ахырында барлык әйтелгәннәргә йомгак ясалды.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Рәҗәп авылы мәдәният йортының “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.