ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 июль 2022, 10:30

Диспансерлаштыру – сәламәтлекне саклап калу ул

Бер җирең дә авыртмаган чакта табибка барып, даими рәвештә тиешле анализлар тапшыру, организмыңның торышын тикшерү – сәламәтлекне мөмкин кадәр озаграк саклау, гомерне озынайту дигән сүз ул.

Диспансерлаштыру – сәламәтлекне саклап калу улДиспансерлаштыру – сәламәтлекне саклап калу ул
Диспансерлаштыру – сәламәтлекне саклап калу ул


Әлеге вакытта кешеләрнең гомерен өзгән чирләр иң күп очракта цивилизация авырулары ул. Русиядә мондый чирләрне 4 төргә бүләләр. Алар – йөрәк-кан тамырлары, онкология, бронх-үпкә авырулары һәм шикәр диабеты. Алар күпчелек очракта тәүге чорда үзләрен сиздермәсә дә, диспансерлаштыру тикшерүен үткәндә ачыклана. Диспансерлаштыру – ул халыкның сәламәтлеген саклап калуга, чирләрнең үсешен туктатуга, хроник авырулар кискенләшү ешлыгын киметүгә, төрле катлаулануларны, инвалидлыкны, үлемнәрне кисәтергә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән медицина чаралары комплексы ул.
Бу төр медицина тикшерүе сәламәтлекне саклап калуга һәм ныгытуга, таләп ителгәндә үзвакытында өстәмә тикшерү үтәргә һәм дәваланырга ярдәм итә. Табиблар консультацияләре һәм анализлар нәтиҗәләре сәламәтлегегез торышы турында белергә генә түгел, тайпылышлар ачыкланганда аларны дәвалау турында һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча табиб киңәшләрен алырга мөмкинлек ача.
Районда яшәүче гражданнар Чакмагыш район үзәк дәваханәсендә диспансерлаштыруны даими үтә. Күптән түгел анда 4нче терапевт участогына караучы территориядә яшәгән райондашларыбыз бу төр медицина тикшерүен үтте. Диспансерлаштыру барышында 50 якташыбызның сәламәтлеге тикшерелде.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: район үзәк дәваханәсе сайты.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас