

Заманның иң гадәтигә әйләнгән уңайлыгы – автомобильләр, кызганычка каршы, фаҗигаләр сәбәпчесе дә булырга мөмкин. Әлбәттә, юл вакыйгаларында тәү чиратта, машина түгел, кеше факторы зур роль уйный. Водительләр тарафыннан да, җәяүлеләр тарафыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү – хәвефсезлекнең төп нигезе. Әмма бу кагыйдәләрне өлкәннәр үзләре дә тайпылышсыз үтәргә һәм үз мисалларында балалардан да шуны катгый таләп итәргә тиеш. Балалар җәйге каникулда булган чор – елның башка мизгелләре белән чагыштырганда алар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары шактый артыграк теркәлгән вакыт. Моны күп еллык статистика мәгълүматлары раслый. Җәйге каникул чорында да даими кисәтү-профилактика эшчәнлеген алып бару, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү – өлкәннәрнең төп бурычы. Шушы максат белән күптән түгел Калмашбаш мәдәният йортында “Светофор ярдәмчесе дәресләре” уен-күңел ачу чарасы үтте. Балалар янына кунакка Светофор ярдәмчесе килеп, алар белән юл хәвефсезлеге кагыйдәләре турында әңгәмә корды, алар белән бергәләп сурәт-иллюстрацияләр карады, юлларда булырга мөмкин төрле хәл-мәсьәләләрне чишү юлларын эзләде. Артабан транспорт, юлдагы хәвефсез хәрәкәт турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Интеллектуаль занятиеләр “Яшь водительләр”, “Светофор”, “Шаян трамвай”, “Светофор сигналларын исеңдә калдыр” уеннары белән аралаштырып үткәрелде. Шулай уен аша балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен хәтерләрендә яңартып ныгытты, юлда игътибарлы