

Изге күңелле, мәрхәмәтле йөрәкле райондашларыбыз әлеге чарадан читтә калмады, мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Ул кичәне кабатлап куюны сорап мөрәҗәгать итүчеләр, коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр күп булды. Нәзилә апа Казыйханова да студия телефонына шылтыратып, күңелендә туган тәэссоратлары, кичерешләре белән уртаклашты. Арытаба да телефон аша аралашып, эфирга чыккан тапшырулар турында фикер алышып тордык. “Кил әле бер”, – дип чакырып торса да, күрешә алмадык апам белән. “Тау белән тау гына очрашмый”, – диләр. Һәм бер көнне, өйдәге бөтен вак-төяк эшләремне читкә куеп, күрше урамда гына яшәгән Нәзилә апаның йортына юнәлдем. Шундый якын итеп, сөенеп каршы алды ул мине! Рәхәтләнеп сөйләштек, аралаштык. Туган авылы, балачак еллары турында соравыма күзләренә яшь бөркелде Нә- зилә апаның. Бәләкәй генә Бикмәт авылында Оркыя апа белән Газзал абый Гәрәевлар гаиләсендә дөньяга аваз сала ул. Әнисенең уң кулы, дүрт туганының терәк-таянычы була теремек кызыкай. –Берсен култык астына кыстырып, икенчесен җитәкләп йөрим. Иң кечесен кабык бишеккә салып, амбарга инәй янына имезергә алып менәм. Элек һәр гаиләгә печән чабу өчен посадка бирәләр иде. Минем дүртенче сыйныфта укыган чагым. Өлкәннәрдән калышмаска тырышып, бишле чалгы белән башта үлән- Күңел байлыгын өләшеп… Мөнирә Әнвәрова. не чабам, аннан тырма белән кырыйга ташыйм. Шулай эшләп үстек. Авыр вакытлар күп булды инде. Бирешмәдек. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан сон туган авылыннан аерылып китүне күз алдына да китерә алмый Нәзилә апа. Сарык фермасында эш башлый. Әти-әниләре турында кайгыртып яшәүне ул үзенең төп бурычы итеп саный. Яшьлек вакыты бит, эштән соң кызлар-егетләр кичке уенга җыела. Араларында җыр-моңга маһирлар, оста гармунчылар искитмәле күп була. Авыл клубын гөрләтеп концертлар, спектакльләр куялар, күрше авылларга гастрольгә йөриләр. Спектакльне 30 тиенгә куялар. Сәхнәне үзләре бизиләр, авыл буйлап йөреп, кирәкле киемнәрне табалар. Шундый күңелле мизгелләрдә язмыш галижанәпләре Нәзилә апаны булачак тормыш иптәше – нефтьче егет Фәнил абый белән очраштыра. Кавышып, яшьләр район үзәгендә төпләнә. –Мәскәүдә яшәүче абыемнарга ку- накка барган идем. Шул арада туган якларымны сагынуларым... Землянкада яшәсәм дә, авылдан аерылмыйм, дидем. Шәһәргә исем дә китмәде. Мин гомерем буена авыл кешесе булып калдым. Алар Чакмагышка күчеп килгән чор- да “Гидравлика” заводы ачыла. Нәзилә апа 29 ел беренче цехта эшли. Аннан инде шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнүче балаларына ярдәм итү йөзеннән сәүдә эшенә тотына. Фәнил абый белән 34 ел гомер кичерәләр. –Халык мәкалендәгечә, без икебез бер камырдан әвәләнгән булып чыктык. Бер-беребезгә юл куеп, аңлашып яшәдек. Ихатадагы бөтен эшне бергәләп эшлә- дек. Тормыш көткәндә барысы да ал да гөл генә булмый инде. Каршылыклары, борчу-шатлыклары, яңадан-яңа мәшәкатьләре очрап кына тора. Шулар белән сабыр, түзем булырга өйрәнәсең. Вакытлыча бүләк итеп бирелгән гомерне үкенүләрсез, шатлык-сөенечләр белән үтәргә язсын. Казыйхановлар ике улларына тормыш бүләк итә. Аларны бәләкәйдән үк хезмәт сөяргә, вөжданлы булып яшәргә өйрәтеп үстерәләр. «Балаларым – бәхетем», – дип сөенеп яши бүген Нәзилә апа. Тик картлыкны ялгызы гына каршылый, Фэнил абый 61 яшендэ бакыйлыкка күчкән. Радик – теш табибы, Рөстәм – иминиятләштерү оешмасы җитәкчесе. Казыйхановларның икесе дә Чакмагышның сөйкемле, әдәпле, күркәм холыклы кызларын үзләренә пар иткән. Татулыкта, иңгә-иң куеп, бәхет сукмагыннан атлыйлар. Әниләре өчен алар бердән-бер. –Күзләр генә тимәсен, киленнәрем Гүзәл белән Гөлназ икесе дә бик уңган, бер минут тик тора белмиләр. Балаларымның барысының да күңелләренә ятышлы эшләре бар, дөньялары җитеш, матур тормыш көтәләр. Мин бик шатмын алар өчен. Кода-кодагыйларымнан уңдым. Ял итәргә барсак та, табигать кочагына чыксак та – һәрвакыт бергәбез. Яраткан оныкларын да мактап туялмый Нәзилә апа. Дүртесе дә әти-әниләре үрнәгендә югары белем алганнар, акыллы, әдәплеләр. Алар да якын кешеләре өчен өзелеп тора. Туганлык җепләре дә ныклы бу нәселдә. “Өч бертуганым белән аралашып, бер-беребезгә ярдәм кулын сузып яшибез”, – ди Нәзилә апа. Энесе Фәвил Гәрәев районның “Игенче” гәзитендә хәбәрче булып эшләгән. Аны бик юксынып искә ала. –“Апа, укып чык әле”, – дип, язган бөтен мәкаләсен миңа күрсәтә иде. “Бу җөмләң матур түгел, үзгәртергә кирәк”, – дип киңәш бирә идем. Сәләт- ле, бик тырыш иде. Гомере генә кыска булды. Дуслары да бик күп апамның. Минем авылдашым, мәгариф ветераны, Аблай авылы тарихчысы Нәфыйга апа Габдуллина күптәнге дусты, сердәше икән. Аның белән Казанга теплоходта барганда якыннан танышалар. Әле инде көн саен диярлек телефон аша сөйләшеп, бер-берсенең хәлен белешеп торалар. “Икебез дә кроссворд чишәргә ярата- быз, төрле темаларга сөйләшәбез. Ул бик оптимист кеше. Җор сүзле, юмор ярата. Кирәк вакытта киңәшен дә бирә”, – дип, дусларча хөрмәт белән телгә алды әхирәтен Нәзилә апа. “Тик тору – минем өчен иң зур җәза”, ихатада минем сокланулы карашыма җавап булды Нәзилә апаның бу сүзләре. Ә хаклыгына дәлил күз алдында: йорт алды, бакчасы тюльпан, ирис, лилия чәчкәләренә күмелгән. Яшелчә- җимешләре рәт-рәт утыртылган. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, пөхтәлек. –Мин үзем Чакмагыш халкының уңганлыгына сокланам. Тырышалар, эшлиләр. Ничә яңа урам калкып чыкты, андагы матур, заманча, зәвык белән төзелгән йортларга сокланып карап үтәсең. Район үзәге, авыллар көннән-көн күркәмләнә. Шул матурлыкны саклап, яшәгән җиребезне ямьләп яшисе килә. – Сез бик бәхетле кеше. Бәхетле булуның сере нидә икән? –Бәхет турында сөйләгәндә мин кырмыска оясын күз алдыма китерәм. Оядагы бөҗәкләрнең һәркайсы хәрәкәттә. Шул ояга таяк тыксаң –ул туза, тарала башлый. Кешеләрнең тормышы да шулай. Бер-береңә юл куеп, тыңлашып, аңлашып яшәүләргә ни җитә? Болытсыз, кояшлы көннәр күбрәк булсын тормыш көткәндә. Бүгенге көндә минем өчен иң мөһиме – якыннарымның, үземнең сәламәтлегем, күңел тынычлыгы. Булганына шөкер итеп, һәр аткан таңны сөе- неп каршы алу — бәхет, дип уйлыйм. … Күптәнге танышым белән җылы очрашудан матур уйлар, якты кичерешләр алып, кайтыр якка кузгалдым. “Күңелем кабул иткән кешеләрне бигрәк үз итәм, якын күрәм. Тагын кил, очрашып торыйк”... Нәзилә апаның шушы сүзләренә сөенеп куйдым. Телевидение хәбәрчесе булу – күңел байлыгын өләшеп яшәүче, уй-хисләренең матурлыгы белән үзенә тартып торучы күпме райондашларым белән танышу, аралашу, армый-талмый канатланып иҗат иту мөмкинлеге бирде. Барысы-барысы өчен коллективыма, яраткан эшемә чиксез рәхмәтлемен.