

Икенче көнне хәрби комиссар Альберт Хәбиров миңа аның безнең район егете булуы турында горурланып белдерде һәм, шундый егетләр турында күбрәк язарга кирәк, дип, аның әле кыска сроклы Якташларыбыз – хәрби хезмәттә отпускка кайтуы һәм туган авылында булуы турында хәбәр итте. Һәм менә без Юмаш авылында каһарман якташыбыз туып үскән йорт бакчасында аның белән әңгәмәләшеп утырабыз. Станислав 1994 елның 25 октябрендә уңган водитель Вячеслав Аркадьевич белән урта мәктәп завхозы Альбина Тимерхан кызының матур гаиләсендә ике кыздан соң өченче – төпчек бала булып дөньяга килгән. Кечкенедән уңганлыгы, булдыклылыгы белән аерылып торуы турында әнисе Альбина ханымның горурланып сөйләгәннәре аша белдек. Мәктәптә дә тырышып укуы, спорт ярышларында катнашып, җиңүләр яулавы аңа ныклы характерлы, көчле рухлы булып үсәргә ярдәм иткән. Көн-төн колхоз эшендә кайнаган әтисенә дә зур терәк була егет – йорт хуҗалыгын тәртиптә тотуны, мал-туар тәрбияләп, гаилә бюджетын ныгытуга өлеш кертүне намус эше итеп исәпли. Урта мәктәпне тәмамлагач, бар яклап та килгән егет хәрби хезмәтне тормыш максаты итеп сайлый. Сау-сәламәт, төпле белемле егет асылына Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби-артиллерия академиясенә уңышлы имтихан тоту авырлыклар тудырмый. Биш ел буе булачак һөнәрен бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә ул. 2017 елда яшь белгеч – лейтенант Станислав Вячеславович Димитриев Төньяк флотка реактив артиллерия взводы командиры итеп тәгаенләнә. Булдыклылыгы, осталыгы белән тиз арада абруй- ихтирам казана якташыбыз – аны югары җитәкчеләр дә, кул астында хезмәт итүчеләр дә тәвәккәллеге, төгәллеге, ихлас ярдәмчеллеге һәм ачык күңеллелеге өчен үз итәләр. Бер елдан чираттагы ялга кайтканда кечкенәдән үк бергә аралашып үскән, тугры дуслык олы мәхәббәткә әверелгән яраткан авылдашы Анастасия Владиславовна Соколова белән никахлашып, гаилә башлыгының хезмәт урынына барып урнашалар. Анастасия бу вакытта Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап, менеджмент, финанслар һәм кредит белгече дипломын ала. Былтыр көз гаиләнең бәхетен тулыландырып дөньяга килгән уллары Савелийга хәзер 9 ай икән инде – үскән егет булып килә. Әнә ич, әтисенең көчле кулларында нин- ди кыю рәвештә фоторәсемгә төшә үзе! Бүгенге көндә Хәрби-диңгез флоты – дәүләт оборонасы системасының диңгездәге төп ныгытмасы. Куәтле хәрби-сәяси инструмент буларак, бу төр гаскәрләр каһарманлык, ныклы ихтыяр һәм батырлык символы булып тора. Һәр ел июль аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Хәрби- диңгез флоты көне билгеләнә. Быел ул 31 июльгә туры килә. Былтыр әлеге бәйрәм булды- рылуның 15 еллыгы да булып үтте. Чөнки ул 2016 елда илебез Президенты В.В.Путинның “Русия Феде- рациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында”гы Указына ярашлы үткәрелә. Бу көнне Русиянең бик күп төбәкләрендә төрле елларда илебезнең диңгез чикләрен саклаган гаскәриләр хөрмәтенә күп санлы чаралар оештырыла. Төп чаралар, әлбәттә, Русиянең диңгез башкаласы булган Санкт-Петербург һәм Кронштадтта була. Бәйрәмнең көтеп алынган вакыйгасы – төп хәрби- диңгез парады. Ул быел алтынчы тапкыр үткәрелә. 2021 елда анда 54 корабль һәм катер, су асты көймәләре, җилкәнле суднолар, дүрт меңнән артык хәрби диңгезче катнашты. Бу данлыклы гаскәрләр составында Балтыйк, Төньяк, Кара диңгезләр, Тын океан флотында төрле Хәрбиләргә хас җитдилек белән Станислав минем сорауларыма җавап бирә. Үзе турында күп сөйләргә яратмавы күзгә бәрелеп тора, ә менә туган авылы, авылдашлары, мәктәбе, үзенә канат куйган укытучылары һәм, әлбәттә инде, хөрмәтле әти-әнисе, туганнары турында ихлас ачылып китеп, олы рәхмәт хисләре белән телгә ала. Ватаныбыз алдында биргән изге антына тугрылык саклап, Украинада махсус хәрби операция барышында алдына куелган бурычларын тайпылышсыз үтәүне ул намус эше итеп кабул итә. Һәр сүзеннән вазыйфа бурычларын аңлап эш итүе аңлашылып тора аның – дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклау элек-электән чын ир- егетләр вазыйфасы икәнлеге барыбызга да билгеле. Батыр да, көчле рухлылык һәм тәвәккәллек өлгесе дә булган якташыбыз белән кыска гына вакытлы аралашу мәлендә аның турында күп нәрсәләр белергә өлгердем. Бу мәкалә дөнья күргәндә ул яңадан хезмәт урынына – илебез алдындагы изге бурычын үтәргә барып җитте. Аңа һәм башка каһарман ир-егетләргә алга куелган максатка тулысынча ирешеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын, яңадан-яңа үрләр яулап, бәхетле яшәүләрен телибез.