

Һәр бригадада белгечләр дә, механизаторлар да мал азыгын җитәрлек күләмдә яхшы сыйфат белән әзерләп калу өчен бөтен тырышлыкларын салып эшлиләр. Булган техника да, эшче кадрлар да тулысынча файдаланыла, ә азык культуралары быел һәр җирдә мул уңыш белән сөендерә. Безнең эшче төркем Юмаш товарлыклысөтчелек фермасы ихатасындагы заманча силоссенаж базлау урынында техника кайна шуының шаһиты булды. Баз инде тулып килә, шуңа күрә яшел маса ташып торучы техника төрләренә аны бушатып киткәнче беркадәр кыенгарак туры килүе табигый. Әмма эшчәнлек тигез ритм белән дәвам итә һәм бушатылган яшел массаны тиз арада эттереп өюче техника төрләре эштә тоткарлыкка юл куймаска тырыша. Әйткәндәй, янәшәдәге басулар да яшел массаны тезмәләргә са луда “Кейс” чапкычларында Ришат Әхмәтҗанов, Рәсүл Хәбибуллин, “НьюХолланд”та Сергей По речный, “EasuGut” чапкычында Радис Биктимеров, “Чулпан” маркалысында Раушан Хәйруллинның үз эшләрен үтә җаваплы башкаруларын мактап телгә алмый мөмкин түгел. Шушы уңганнар тырышлыгы белән 2650 гектарда күпъеллык, 298 гектарда берьеллык үләннәр тезмәләргә салынган иде. Үзләре хезмәтләндергән “По лесье” ургычларында Радамир Хәбибуллин, Руслан Рамазанов, Фирдәвис һәм Алмаз Нурисламовлар, “Крона” комбайнында Әнфак Кәримов һәм “Джон Дир” да Фидан Вәлиевның фидакарьлеге нәтиҗәсендә бу көнгә төрле үлән катнашмаларыннан яхшылап туратып, биоөстәмәләр белән баетылып, 21772 тонна яхшы сый фатлы сенаж базланырга өлгергән дә инде. Без Фидан Вәлиевны Митрә Әюп авылы янәшәсендәге көнбагыш басуында тап иттек. Ул үзе хезмәтләндергән “Джон Дир” комбайнының туралган массага кушу өчен әчеткеч салу агрегатына әлеге катнашманы тутыру белән мәшгуль иде. Куәтле техника туратып озаткан массаның бер өлеше Юмаштагы базга илтелсә, икенче өлешен Макар авылы юнә лешендәге курганга ташыйлар. Масса төялгән “КамАЗ”лар артыннан без әлеге курганны да барып күрдек. Дөресрәге, икенче курганны өеп бетереп киләләр иде инде. Бирегә көнбагыштан тыш Кашкар авылы янәшәсендәге костер басуыннан да масса ташып өелә. Куәтле “К700”, “Ловойл”, “МТЗ” тракторлары китерелгән массаны яхшылап эттереп, тыгызлап өяләр. Ташучы техника кузовларын ачыпябып торуга ярдәмче эшчеләр дә җәлеп ителгән. Яшел массаны комбайннардан базлау урыннарына ташуда “КамАЗ” водительләре Данис Ханнанов, Урал Гарифуллин, “ГАЗ 53” автомашиналарында Рәфил Мөхияров, Айдар Газизов, Радис Баянов, “МТЗ” тракторларында Фидрат Бәширов, Рәмис Шәм сетдинов, Илнур Даутов һәм башка дистәләгән уңганнарның тырыш лыгы сокландыра. Техника гөрелтесе белән бергә кошлар сайрашуы, гөжләп төрле бөҗәкләр очып үтүе үзенчәлекле бер көй тәшкил итә. Авыл эшчәннә ренең уңганлыгын данлаучы сим фония кебек ул тирәякка җәелә дә, мал азыгының мул әзерләнәчәгенә ышанычны арттыра, тыныч хезмәткә гимн булып тарала. Алда да шулай дәвам итсен, дип телибез.