

Алар "түгәрәк өстәл"дә Башкортстанда елкычылык тармагын селекция һәм технологик яктан тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләрен, бу өлкәдә эшмәкәрлекнең төп юнәлешләрен, проблемаларны, шулай ук токымны камилләштерү юлларын өйрәнә. Эшлекле программа мәйданчыгының модераторы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов. Спикерлар - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ираида Әбүбәкирова, "Толпар" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Сырлыбаев һәм башкалар. Әйткәндәй, чара алдыннан елкычылык һәм башкорт токымлы атларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Баймак районы эшкуарлары, иң тәмле кымыз җитештерүчеләр - Денис Өметбаев, Фәнис Кәримов, Рафаэль Сырлыбаев һәм башкалар бар. Фото: Карима Усманова Чыганак: Газета "Башкортостан"