ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
30 июль 2022, 18:35

Укчы хатын-кызның сыны горур...

Башкорт халкының бөек эпосы "Җаек батыр"да Айсылуның төс-башы болай дип тасвирлана:Озын керфеге ашаКара күзен елмайтып,Бит уймасын уйнатып,Көләч йөзен көлдереп…

Укчы хатын-кызның сыны горур...Укчы хатын-кызның сыны горур...
Укчы хатын-кызның сыны горур...

Бу сурәтләү, әйтерсең, "Башкорт аты" фестивалендә ук ату буенча мәргәнлеккә ярышкан хатын-кыз турында. Хатын-кызлар республиканың төрле төбәгеннән җыелган. Башкортстаннан тыш, Пермь, Екатеринбург кызлары бар. Аларның барысын да ук ату спортына сөю очраштырган. Ук ату мәргәнлекне генә түгел, ныклыкны да таләп итә. Шуңа күрә игътибар итсәгез укчы хатын-кыз сынын туры тотып, горур атлап йөри",-диләр алар. Учалыдан Нилә Исламова, Зөһрә Сәфәрголова, Баймактан Раушания Сабитова, Сәлимә Рахмангулова, Әбҗәлилдән Лилия Низаметдинова, Югары Нугайдан Гөлгенә Колсарина һ.б. бар тамашачыларны ике көн дәвамында мәргәнлеге белән таң калдырды. Афарин, кызлар! Чыганак: Һаҡмар

Автор:
Читайте нас