

Гадәттәгечә, зәңгәр тельняшкалы һәм бескозыркалы флот ветераннары, машиналарын диңгезчеләр әләмнәре белән бизәп, матур колоннага тезелеп, район үзәге урамнарын әйләнде. Җиңү паркында яу кырында ятып калган яугирләр истәлегенә куелган һәйкәлдәге Мәңгелек ут янына һәм диңгезчеләр хөрмәтенә стелага чәчәк гөлләмәләре салынды. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм шәхсән үз исеменнән тантана геройларын бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрик итеп, изге теләкләр юллады. Пермь өлкәсеннән кайткан өлкән мичман Рәфис Рәүф улы Сәхәветдинов, диңгезчеләр оешмасы җитәкчесе Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов та элекке һәм бүгенге диңгезчеләргә иң ихлас теләкләрен җиткерде. Чара күмәкләшеп фоторәсемгә төшү, яшьлек еллары истәлекләрен уртаклашу белән тәмамланды. Әче диңгезнең тозлы җилләрендә чыныккан дуслыкның кешеләрне гомере буе озата баруына әлеге тантана чираттагы дәлил булды.