

Бүгенге көндә Хәрби-диңгез флоты – дәүләт оборонасы системасының диңгездәге төп ныгытмасы. Куәтле хәрби-сәяси инструмент буларак, бу төр гаскәрләр каһарманлык, ныклы ихтыяр һәм батырлык символы булып тора. Һәр ел июль аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләнә. Быел ул 31 июльгә туры килә. Былтыр әлеге бәйрәм булдырылуның 15 еллыгы да булып үтте. Чөнки ул 2016 елда илебез Президенты В.В.Путинның “Русия Феде- рациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында”гы Указына ярашлы үткәрелә. Бу көнне Русиянең бик күп төбәкләрендә төрле елларда илебезнең диңгез чикләрен саклаган гаскәриләр хөрмәтенә күп санлы чаралар оештырыла. Төп чаралар, әлбәттә, Русиянең диңгез башкаласы булган Санкт-Петербург һәм Кронштадтта була. Бәйрәмнең көтеп алынган вакыйгасы – төп хәрби- диңгез парады. Ул быел алтынчы тапкыр үткәрелә. 2021 елда анда 54 корабль һәм катер, су асты көймәләре, җилкәнле суднолар, дүрт меңнән артык хәрби диңгезче катнашты. Бу данлыклы гаскәрләр составында Балтыйк, Төньяк, Кара диңгезләр, Тын океан флотында төрле елларда 227 райондашыбыз да хезмәт иткән. Якташ диңгезчеләрне берләштерүче берләшмә – туганлык та бар. Аны оештыруның төп максатлары – диңгезчелек туганлык-дуслыгын саклау, яшь буын вәкилләренә үз үрнәкләрендә патриотик тәрбия бирү һәм таләп ителгәндә хезмәттәшләргә ярдәмгә килү. Шунысын да билгеләп үтү һич артык булмастыр – райондаш диңгезчеләр шәфкатьлелек эшчәнлегеннән дә читтә калмыйлар, мәрхәмәтлелек акцияләрендә бердәм катнашалар. Хәрби дуслыкка һәм флот традицияләренә тугрылык саклап, алар ел да бу һөнәри бәйрәм көнендә очрашып, район үзәге урамнары буйлап тантаналы үтәләр, хезмәт елларын искә алалар. Былтыргы бәйрәм көне якташ диңгезчеләр өчен аеруча истәлекле булды һәм тантаналы шартларда үтте — бу көнне Чакмагышның Җиңү паркында шушы гаскәрләрдә хезмәт иткән якташлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. 13 ел Тын океан хәрби-диңгез флотында ил алдындагы изге бурычын үтәгән өлкән мичман Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов райондагы, чит якларда яшәгән диңгезчеләрне барлап, аларны туплап, аны булдыруга җитди алынды һәм уртак көч, бик күп элекке диңгезчеләр ярдәме белән төзелгән бу һәйкәл хәзер аларның төп очрашу урыны булып тора. Якынлашып килгән бәйрәмнәре белән белән районның барлык буын диңгезчеләрен котлап, хәрби туганлык җитәкчесе Илгиз Габдел- хәй улы: “Хөрмәтле ветеран-диңгезчеләр, сезне Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелемнән һәм зур хөрмәт белән котлыйм. Туган ил алдындагы бурычны сез диңгез киңлекләрендә, тормышыгызны Ватанны саклауга багышлап үтәдегез. Сез зур мактауларга һәм то- таш илнең хөрмәтенә лаексыз. Сезгә иң беренче чиратта ныклы һәм тотрыклы сәламәтлек , тыныч күк йөзе, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм бәхет телим”, – дип тәбрикләүләрен җиткерә. Быелгы бәйрәмгә дә, һәрвакыттагыча, җитди әзерләнә хәрби көчләрнең элитасы булган шушы гаскәрләрдә хәрби чыныгу алган райондашларыбыз. 31 июль көнен- дә паркта, һәйкәл янында тантаналы шартларда күтәреләчәк һәм район үзәге урамнары буйлап үтәчәк диңгезчеләрнең төп символларының берсе булган Андрей, Советлар Союзы Хәрби-диңгез флотының һәм диңгез пехотасының флаглары яңартыла, бәйрәмдә катнашачак районда һәм читтә яшәгән хезмәттәшләр исемлеге барлана, моннан тыш очрашуны лаеклы, югары дәрәҗәдә үткәрү өчен күп төрле оештыру эшләре башкарыла. Без дә үз чиратыбызда шушы үтә дә җаваплы, хезмәт итү коры җирдәгедән шактый катлаулырак булган һәм ныклы әзерлек таләп иткән гаскәрләрдә илебез чикләрен диңгез киңлекләрендә саклап, аның хәрби куәтен ныгытуга үз өлешләрен керткән һәм лаеклы горурлык белән диңгезче исемен йөрткән райондашларыбызны бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Хезмәт елларында сыналган рухи ныклык, намуслылык, бердәмлек һәм Ватанга тугрылык сыйфатлары гомер буе аларны озатып барсын, дип телибез.