

Заман таләпләренә җавап биргән, барлык уңайлыклары да булган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу – һичшиксез, авыл өчен сөенечле вакыйга. Искеүзмәшлеләрнең шатлыгын уртаклашырга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, үзәк дәваханә баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова һәм дәваханә вәкилләре, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усмановта килгән иде. Фельдшер-акушерлык пункты барлык заман таләпләренә җавап бирә. Биредә халыкка беренче медицина-санитар ярдәмен күрсәтү, авыруларны кабул итү өчен барлык уңңайлыклар да тудырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Хәзер авыл халкы уңайлы шартларда төрле дәвалану процедуралары, профилактик тикшеренү үтә ала. “Иске Үзмәш авылында 110 кеше яши. Әлегә кадәр 1992 елда төзелгән иске ФАП-та эшләдек. Анда бу кадәр шартлар юк иде. Шушы яңа фельдшер-акушерлык пунктында беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бина бик якты, иркен. Бик канәгатьбез,” – ди үзмәшлеләрне хезмәтләндерүче төпле белемле, якты йөзле, йомшак һәм тәмле телле фельдшер Гөлнара Сәбгыянова. Ул ярдәмчеллеге белән авыл халкының ихтирамын яулаган. “Бу пункт безнең авыл өчен нык кирәк иде. Чөнки авылыбызда өлкән буын кешеләре шактый күп. Аларның район үзәгенә барырга гел генә мөмкинчелеге булмый. Фельдшерыбыз Гөлнара бик тә ярдәмчел, җылы сүзе белән дә терелтә,” – диде авыл халкы исеменнән Фәнүзә Муллаянова. Мондый бөтен шартлары туры китерелеп заманча җиһазландырылган матур бинага авыл халкы бик сөенде. Искеүзмәшлеләргә бу урын тик җылы җан азыгы, мөлаем фельдшерларын күреп кайту урыны гына булсын.