ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 август 2022, 07:45

Алар һәвакыт бердәм!

Һава-десант гаскәрләре машиналарын һава десант гаскәрләре флаглары белән бизәп, колоннага тезелеп Чакмагыш буйлап урамнарны әйләнде.  

 

            Җиңү паркында сугыш кырларында ятып калган яугирләр истәлегенә куелган һәйкәлдәге Мәңгелек ут янына һәм һава десанты гаскәрләре хөрмәтенә ачылган һәйкәлгә чәчкәләр салдылар.  Аларны тәбрикләргә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хәрби комиссариаты вәкилләре килгән иде. Зәңгәр беретлы егетләргә Светлана Фларис кызы гел дә шулай ныклы рухлы, бердәм, тату булып алдагы елларда да шушы состав белән исәнлек-саулыкта очрашуларын теләде.  24 нче махсус билгеләнешле аерым бригада сержанты Булат Галләмов һәм Ранис Исхаков хезмәттәш дусларына һава десант гаскәрләренә  тап төшерми, рух ныклыгын югалтмый яшәүләрен, гаиләләренә иминлек теләде. Чара күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды. Марш-бросокта катнашкан, барлык авыр күнекмәләрне үтәгән, парашютлардан сикергән, кирпечләр ватып чыныккан егетләрнең дуслыгы мәңгелек. Алар һәвакыт бердәм!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас