

Көсәкәйдәге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясендәге азык саклагычларында бүген яхшы сыйфатлы, барлык туклыклылык сыйфатларына ия 310 тонна печән, 1300 тонна сенаж тупланган да инде. Белгечләр һәм механизаторлар, елның уңай килүеннән файдаланып, аларның запасын кимендә 1,5 еллык туплау өчен бөтен тырышлыкларын салалар. Безнең эшче төркем юлдашлыларны кызу эш өстендә Аблай авылы юнәлешендәге берьеллык культуралар катнашмасы чәчелгән басуда төп итте. Үзенә беркетелгән “Полесье” ургыч комбайнында Рушан Мәҗитов ярыйсы ук куе үлән массасын чабып туратып, базлау урынына озата. Яшел масса ташуда хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары Илһам Сәгыйтов, Фәүзит Батыргәрәев, Радмир Газиев һәм, хаклы ялда булуына карамастан, хәлиткеч мизгелләрдә ярдәмгә ашкынып торучы Мәгасим Нәбиуллин мәшгуль. “МТЗ” маркалы тракторларның берөзлексез эшләвен тәэмин итеп, базлау урынында шулай ук өлкән колхозчы Әүхәт Миңнуллин бортларны ачып-ябып, рейслар исәбен алып тора. “Джон Дир” тракторында Равил Йосыпов кайтарылган массаны тыгызлаганда шулай ук биоөстәмәләр белән дә баетып баралар. –Күреп торасыз, массаның сыйфаты яхшы, аны тиешле кондициягә җиткереп саклауга ирешү өчен барлык технологияләрне үтәргә тырышабыз, – диде Равил Рөстәмбәк улы аны кыска гына вакытка эшеннән бүлеп, фоторәсемгә төшереп алганда. Чынлап та, хезмәтләрен һәммәсе дә җиренә җиткереп башкарып, кышлату чорына яхшы күләмле һәм сыйфатлы мал азыгы белән керү өчен берләшкәнлеге күзгә ташланып тора. Юлдашлыларның уңганлыгы, булдыклылыгы турында элек тә язганыбыз бар иде, бу юлы да бердәм омтылышлары, җитезлекләре белән сокландырды алар. Хезмәт уңышларының әнә шулай бергә яуланылуы яхшы киләчәккә ныклы ышаныч уята.