ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август , 16:05

Балаларга ярдәм – зур савап ул

Алдан хәбәр итүебезчә, 1 июльдән республикада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе башланды. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән “Гаилә” үзәкләре белән берлектә оештырылган бу шәфкатьлелек акциясе төбәктә быел уникенче тапкыр игълан ителә.

Балаларга ярдәм – зур савап ул
Балаларга ярдәм – зур савап ул

 Аның төп максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итү. Мәрхәмәтлелек акциясендә катнашучылардан яңа канцелярия товарлары, язу һәм рәсем төшерү әсбаплары, иҗади эшчәнлек өчен җыелмалар, яхшы хәлдәге һәм яңа портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәби китаплар кабул ителә.
Мәрхәмәтле, ярдәмчел райондашларыбыз бу акциягә һәр елны актив кушыла. Быел да алар яңа уку елы алдыннан Гаилә хезмәтенә балалар өчен уку әсбаплары китереп тапшыра башладылар. Тәүгеләрдән булып шәфкатьлелек акциясенә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов кушылды. Ул Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвира Ильдус кызы Шәймөхәммәтова белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең йортларына барып, азык-төлек һәм аларда тәрбияләнгән балаларга уку кирәк-яраклары тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбе коллективының бүләкләрен аның директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдикова, Башкортстан энергия сату компаниясенең Чакмагыштагы бүлеге хезмәткәрләре җыйган дүрт данә мәктәп комплектларын оешма җитәкчесе Тимур Юнир улы Бәдретдинов тапшырды. Шулай ук район үзәгеннән шәхси эшкуар Ирек Фларит улы Шәрипов, Иске Калмаш авылыннан озак еллар дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биргән мәгариф ветераннары Айсылу Үзбәк кызы һәм Финал Зәки улы Сәлимгәрәевлар да мәрхәмәтлелек акциясеннән читтә калмады.
Шушы изге эштә катнашырга теләге булган һәр кеше аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган һәм сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итә ала Күрсәткән изгелек һәрвакыт җирдә ятып калмый, игелек һәм савап булып әйләнеп кайта. Һәр кешенең бүләге – зур ярдәм ул. Яңа уку елы башланырга әз генә вакыт калып бара.
Уку кирәк-яракларын Чакмагыш авылы, Азатлык урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан Гаилә хезмәтенә тапшырырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8(34796) 3-18-27.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сайты.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас в