+21 °С
Болытлы
Районыбызның Гаилә хезмәте белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итеп, трансформер, прогулкада йөри торган коляскалар һәм чана-коляска тапшырган якташларыбыз – Чакмагышта яшәүче Айвар Айрат улы һәм Гүзәл Радик кызы Баяновларга, балалар киемнәрен китергән Гөлнара Кларис кызы Иблихаҗиповага ихлас рәхмәтле. “Бу якташларыбыз ярдәм кулын нәкъ вакытында, гаиләләр аңа аеруча мохтаҗ булган вакытта суздылар”, – ди хезмәткәрләр. Без дә үз чиратыбызда бу мәрхәмәтле райондашларыбызга изгелегегез үзегезгә мең игелек булып әйләнеп кайтсын дип телибез.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сайты.