ИГЕНЧЕ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2022, 11:00

Гомер юлын иңне иңгә куеп узу – олы бәхет

Туган авыл! Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына тынычлык бирә торган изге урын ул. Минем өчен дә Киндеркүлем – иң якыны, иң кадерлесе. Туган ягын яратмаган, үз итмәгән кешеләр юктыр да.

Гомер юлын иңне иңгә куеп узу – олы бәхет
Гомер юлын иңне иңгә куеп узу – олы бәхет

Яшь чакта чит җирләргә чыгып киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, олыгайгач булса да авылга кайтып яшәү мөмкинлекләрен табалар, хуҗасыз калган йортлар юк та, диярлек. Хезмәт юлымны авылым белән бәйләгәнгә мин язмышыма бик тә рәхмәтлемен. Көн саен дәртләнеп, сөенеп эшкә төшәм, әти-әнием, авылдашларым, дусларым белән очрашам. Үрнәктән нинди генә машинага утырып килсәм дә, Киндеркүлгә җитәрәк авыл башында ук төшеп калам. Иртәнге тынлыкта табигатькә сокланып, җәяүләп барырга яратам мин. Балачагым, яшьлегем эзләреннән үтү күңелемә дәрт өсти, җанга тынычлык бирә. Тирә-якны уратып алган киң болыннарга, андагы матурлыкка сокланмыйча мөмкин дә түгел. Талгын җил искәндә болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Искиткеч, әйтеп тә аңлатып бетермәслек матурлыклар! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә, якты нурла- рын, бөтен яктылыгын авылыма Гомер юлын иңне иңгә куеп узу – олы бәхет Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире. сибә. Бәлки, шуңадыр да авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә. Чөнки тырыш, авыл тормышын яратучы күркәм гаиләләре ярдәме белән бүген дә Киндеркүлем иркен сулыш алып яшәвен дәвам итә. Искиткеч матурлыкка соклана-соклана, әкрен генә авыл урамына керәм. Яктылык сирпегән учактай, куаклардагы кып-кызыл чияләр, җимешләре белән сыгылып торган карлыган куаклары, алмагачлардагы алсу алмалар игътибарны үзләренә җәлеп итә. Әле язын гына ап-ак чәчәктә утырган куаклар инде, җимешләре өлгереп татлыланган, табигать тә нурга төренеп, иртә яздан бирле үстергән җимешләренә куанып туя алмый. Кешеләрнең яшәү дәвере дә шушы матур табигать күренеше сы- ман.... Гомер көзләренә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхеттер ул. Киндеркүл авылында яшәүче әти-әнием Ришат һәм Гөлфизә Байбаковлар – иңне-иңгә, кулны-кулга куеп матур гомер кичерүче бәхетле парлар. Бүген аларның гомер китабында 50 ел парлы яшәлгән чәчәкле язлары, ямьле җәйләре, ап-ак буранлы кышлары, алтын, җимешле көзләре... Шуларның һәр мизгеле алар өчен бик тә кадерле, якын. Ә гомер китабын ачып карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән... Әти-әнием — намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар – бар гомерләрен туган җирләренә багышлаган хезмәт ветераннары. Әтием Ришат Шәрифҗан улы Байбаков 1949 елда гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Төпчек бала булса да, иркәләнеп ятулар тими аңа, чөнки сугыштан соңгы еллар, илебезнең әкрен генә аякка басып килгән чагы. Балачагы авырлыклар, юклыклар вакытына туры килгәнгәдер, кечкенәдән үк икмәк кадерен белеп, эшнең тәмен татып үсә ул. Яңа Ихсан мәктәбендә белем алып чыккан 15 яшьлек үсмер “Авангард” колхозында тавык фермасында эшли башлый. Хәрби хезмәткә чакырылган көннәрдә әниемне, Тамьян авылы кызы Гөлфизәне очратып гашыйк була да, өйләнеп, үзе белән хәрби хезмәткә алып китә. Әнием анда хәрбиләр ашханәсендә эшли, әтием хезмәт итә. 2 ел шулай парлашып хезмәт итү көннәре сизелми дә узып китә. Авылга кайту белән үк үз көчләре белән зур, иркен йорт салып чыгалар. Менә шул көннәрдән соң 50 ел вакыт үтеп тә киткән. Илле ел ул илле көн генә түгел — аның һәр мизгеле әти-әнием өчен кадерле, якын. Әтием авылга табигый газ кергәнче 20 ел авылдашларны газ баллоны белән тәэмин итү эшендә булды, хаклы ялга киткәнче колхозда фермада хезмәт салды. Әниемнең хезмәт кенәгәсендә бары бер җөмлә теркәлгән, ул да булса – “Авангард” колхозында 40 ел сыер савучы. Бик озак еллар әнием “Игенче” гәзитенең хәбәрчесе булып, авылдашларының тырыш хезмәтләрен язма-мәкаләләрендә гел чагылдырып торды. Әти-әни — безгә, дүрт кызларына, белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган изге затлар. Бүгенге көндә алар гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерәләр. Ихата тутырып мал-туар тоталар, кош-корт үстерәләр. Ә инде бакчада нинди генә чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үсми! Болар барысы да — әти-әниемнең тырышлыклары, уңганлыклары. Без, кызлары, кадерлеләребез белән чиксез горурланабыз, алардан үрнәк алабыз, алар кебек яшәргә тырышабыз. Әйе, бер-береңә терәк булып, яратып, хөрмәтләп һәм бер сүзле булып яшәгәндә генә гомер сукмаклары чуалмый, тигез юлдан тайпылмыйча гына алга таба бара. Киләчәктә дә газизләребезгә сәламәтлек кенә юлдаш булсын, безгә терәк-таяныч булып, тагын да бик күп юбилейларын каршылап яшәргә язсын. Ярты гасырдан артык бер сулыш белән яшәгән әтием белән әнием үргән оя һәрвакыт җылы торсын иде, шул ояга озак еллар без, балалар, оныклар һәм туруннар, бәхет нурында коенырга җыелсак иде. Зарлана белмәдегез беркайчан да Язмышлардан, авыр тормыштан. Бетмәс сабырлыклар, тырышлык Биргән Ходай сезгә тумыштан. Авыр дими, тормыш арбаларын Тарттыгыз сез салып хезмәтләр. Киләчәктә күрсәгез иде Хезмәтегезгә күрә хөрмәтләр. Сокландыра кара тиргә батып, Гомер буе эшләп баруыгыз.. Гади генә җавап: “Бәхет бит ул — Таза булып эшли алуыбыз, Һәрчак кеше булып калуыбыз..... “

Автор:Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: