ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август , 09:20

Ярты гасыр тигез парлыкта

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлелек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Ярты гасыр тигез парлыкта
Ярты гасыр тигез парлыкта

Чакмагышта яшәүче Рифлүр Нурдәүләт улы һәм Клара Әкрам кызы Габдрахмановларны белмәгән кеше юктыр, алар – матур гомер кичергән парларның берсе. Аларның танышу тарихы бик кызыклы. Бер-берсен эзләгән кебек, Рифлүр абый, армия сафыннан кайткан егет, Клара апа, яңа гына эшкә урнашкан кыз, ЧМЗда икенче цехта эшли башлыйлар һәм шунда ук танышалар да. Бер-берләренең йөрәк түрендә урын алып, 1972 елның май аенда Аллаһы Тәгалә каршында ир һәм хатын булалар, ә 4 августта гаиләләрен законлаштыралар. Яшьләр матур итеп яши башлый. Рифлүр абый ПМКда эшләгәндә аларга яшәү урыны бирәләр. Тормышларына ямь өстәп, 1973 елда тәүге мәхәббәт җимешләре – кызлары дөньяга килә. Аңа Эльза дип исем бирәләр. Кызчык үсә, әти-әнисен һөнәрләре белән сөендерә, кул арасына керә башлый, зур ярдәмче була. Әти-әнисе аны яратып туялмый, шундый татлы була ул! Әмма яшәү гел сөенечләрдән генә тормый: 1975 елда кайнанасы авыргач, аны үзләренә алып килергә карарга киләләр. Һәм соңгы сулышына кадәр тәрбияләп, 1976 елның мартында әниләрен хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Еллар үтә, бу югалтуга күнегә алар... 1978 елда, озак көттереп, тансыклатып кына уллары Илнур туа. Энекәше тууга апасы да бик сөенә – аңа уйнарга да, киләчәктә дә зур иптәш – апае була. Бәхетләре тагын да тулыланып китә, дәртләнеп яши башлыйлар. Декрет ялыннан соң Клара апа кире эшенә чыга. Балалар бик тату, әти-әнисенең ярдәмчеләре булып үсәләр. Мал карап, түтәлләр утап, эш өстендә үсәләр алар. Боларга алар әти-әниләреннән күреп өйрәнә. Хатын-кыз эшеме, ир-ат эшли торган эш булсынмы – барысы да кулларыннан килә аларның, чөнки оясында шуны күреп үскәннәр. Габдрахмановлар гаиләсендә ир һәм хатын-кыз эшенә бүлү булмаган. Тырышлыклары аркасында аларның югары белем алырга да омтылышлары нык зур була һәм алар моңа ирешә дә. 1995 елдан алар хәләл көчләре белән йорт сала башлый. Бу зур мәшәкатьтә туганнары зур ярдәмче була. Менә шушында сынала да инде Габдрахмановларның мәхәббәте! Рифлүр абыйның сабырлыгы, Клара апаның тапкырлыгы, җитезлеге белән 2000 елда өйләрен салып бетерәләр. Фатирда яшәп, җир эшенә сусаган гаилә яңа дөньяларында дөбердәтеп яши башлый. Мал-туар, кош-корт асрый, каен себеркесенә йөри, печән хәстәрли, җиләк-җимеш җыя. Кызлары Эльза техникум тәмамлаганнан соң, аграр университетта белемен күтәрә. Эштә үзен яхшы күрсәткәнен күреп, Уфа шәһәреннән Санкт-Петербургтагы зур төзелеш фирмасына бухгалтер итеп эшкә күчерәләр. Аның бәхетенә апасы Тамара янәшәдә зур терәге була. Уллары Илнур Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы югары уку йортын тәмамлап, Уфада эшли. Подполковник дәрәҗәсендә хаклы ялга чыга һәм артабан Уфадагы нефть базасында инженер вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Альбина белән ике мәхәббәт җимешен – Айсылу белән Камилланы тәрбияләп үстерәләр. Олы оныгы Айсылу мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамлап, медицина колледжына укырга керә, ә Камилла 7нче сыйныфны тәмамлаган. Артка борылып карасаң, гомерләре нәтиҗәле үткән. Балалар башлы-күзле, үз дөньялары бар, оныклар үсә. Ата-анага тагын ни кирәк? Бүгенге көндә алар бер-берсен күз карашларыннан, хәтта сулышларыннан аңлый. Алар — бер-берсенә зур таяныч булган, тормышны яратып яши торган кешеләр. Үзләренә гомер, тәрбия, белем биргән өчен уллары Илнур һәм киленнәре Альбина алтын туйларына Казанга сәяхәт бүләк иткән. Хөрмәтле юбилярларга киләчәктә тагын да матур гомер бәйрәмнәрен тигезлектә каршы алуларын теләп калабыз.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас в