ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2022, 12:40

Уңышлы старт алынды

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында да бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләренә беренчеләр исәбендә керештеләр.

Уңышлы старт алынды
Уңышлы старт алынды

 

Тау битләвендә булгач, Сыйрышбаш авылы басуындагы борчак иртә өлгерде һәм аны кузаклары ачылып коелып әрәм булмасын өчен тиз арада тезмәләргә салып, тиешле вакыт узуга сутырып алып та өлгерделәр. Ак бөртекләр бүген келәттә урташтырылып та бетеп килә инде. Безнең эшче төркем килгәндә игенчеләр Чуртанбаш авылы янындагы 130 гектарлы солы басуында кемузардан бөртек суктыру белән мәшгуль иде. Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннапов янәшәдәге өлгереп килгән бодай басуы торышын карап тора иде. Күкрәгенә кадәр җиткән тулышып килүче башаклар арасында аны фоторәсемгә төшереп алдык.

Солы ятмалары да шактый калын, уңышы да ярыйсы икәнлеге күренеп тора. Әйткәндәй, игеннәрне тезмәгә салу белән КСУ чапкычында Айдар Якупов, “МТЗ” тракторларына көйләнгән “ЖВЗ-7” чапкычларында Радим Мифтахов белән Илшат Сафиуллин мәшгуль икән. Эшләрен сыйфатлы башкарулары күзгә ташланып тора: тезмәләре тигез, камыл да биек түгел, ятмалар да игеннәр яхшы җилләсен өчен кабартыбрак салынып чыккан.

Тезмәләрне суктыруда механизаторлар Эльвир Шәйхаттаров, Данил Сәхәбин (“Полесье” комбайннарында), Фәнзил Мусин һәм Расих Нуриев (“Нива-Эффект”ларда) мәшгуль. Ярдәмгә “Нью-Холланд” комбайннары белән Алик Нургалиев һәм Владимир Латыйпов та килгән.

Данил Сәхәбин янәшәбездә генә бункеры ашлык белән тулып туктаудан файдаланып, аны да фоторәсемгә төшереп алдык. Быел хуҗалыкта уракта беренче катнашуы икән, моңа кадәр шәхси эшкуар хуҗалыгында төрле техника төрләрендә эшләп тәҗрибә туплаган.

Ул арада үзенә беркетелгән “ГАЗ-САЗ” автомашинасында Марсель Мохтаров килеп, гәрәбәдәй алтын бөртекләрне бушатып алып, Чуртанбаштагы ындыр табагына алып китте. Комбайннан ашлык ташкыны фонында аны да төшереп алырга өлгердек. Марсель Җәвит улыннан тыш, шундый ук маркалы машиналарда басу белән ындыр табагы арасын Рим Сәлимов белән Илнур Шәйхаттаров та хезмәтдәндерә.

Егетләрнең җитезлеге сокландыра: кузовларына берьюлы ике “Нива-Эффект” бункерларын бушата алсалар да, “Полесье” һәм “Нью Холланд”лар бер бушатуда ук тутыра. Шуңа күрә, эштә тоткарлыклар булмасын өчен, алардан җитезлек күрсәтү таләп ителә дә инде. Ә иген шактый матур төшемле – гектар куәте 30ар центнердан югарырак тәшкил итә.

Фәнил Радик улы зур канәгатьлек хисләре белән безгә һәм урындагы телевидение журналистларына урак барышы турында сөйләде. Эш яхшы оештырылганлыктан, тоткарлыклар юк. Техника да сынатмый, егетләр дә үзләреннән торганны җиренә җиткереп башкарырга күнеккәннәр.

Без басу эшчәннәре белән аралашкан арада муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов та биредәге хәлләр белән танышып китте.

–Бу көннәрдә барлык хуҗалыкларда да, шул исәптән крәстиян-фермерларла ла, урып-җыю эшләре киңрәк колач ала. Һава торышы яхшы, игеннәр өлгерә һәм аларны үз вакытында җыеп алырга тырышабыз, – диде ул. – Һәр хуҗалык уракка яхшы әзерлек белән килде. Басуларны күмәкләп карап чыкканда быел яхшы уңыш көтеләчәгенә инандык. Хәзер бөтен көчне туплап, үстерелгәнне бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга кирәк. Бер үк вакытта мал азыгы хәзерләү дә бара, аны да бөтен технологияләрне төгәл үтәп башкарып, мал кышлату чорына кимендә ел ярымлык яхшы сыйфатлы азык запасы туплау бурычы куелды. Күреп торасыз, моның өчен быел барлык мөмкинлекләр дә бар, вакытны кулдан ычкындырмау гына таләп ителә.

Әйе, районыбызда һәр тарафта кызу эш кайнавын күзәтүе күңелле. Алгалыларда да зур хезмәт күтәренкелеге күрелеп тора. Басу эшчәннәрен тукландыру да яхшы оештырылган. Үзе руль артында җитезлек белән игенчеләрне тукландырып йөрүче Раушания Тимерханова килеп җитеп, басу эшчәннәрен тәмле кичке аш белән сыйлап китте. Хезмәт күтәренкелеге өчен әнә шулай ныклы игътибар күрсәтү дә зур роль уйнавы мәгълүм.

Басудан кайтыр якка кузгалганда тагын бер тапкыр тигез рәт булып тезелгән тезмәләрдән иген суктыручы һәм басу белән ындыр табагы арасын иңләүче машиналарга сокланып карап тордык. Буралар тулы, тормышыбыз имин булсын берүк.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: