+17 °С
Болытлы
Кан биреп чыгучылар һәркайсы күңелләренә ниндидер җиңеллек, сөенеч тууын дәлилли. “Ике көн дәвамында Чакмагыш үзәк дәваханәсендә планлы чара – Донорлар көне узачак. Без хәзер ешрак, 4 ай саен киләчәкбез. Тапшырылган кан махсус саклауга салына. Донорлар биргән кан җентекләп тикшерелә. Әгәр барысы да яхшы булса, кан файдалану өчен дәвалау оешмасына бирелә. Үз каны белән авыруларны савыктыруга өлеш кертергә теләүче физик яктан сәламәт булган, үз районнарында моны эшләргә өлгермәгән барлык изге күңелле якташларыбыз һәр көнне дүшәмбедән алып җомгага кадәр 8.00-13.00 сәгатьләрдә Уфа шәһәренең Батыр урамы, 41/1 адресы буенча кан бирү станциясенә барып, кан тапшырып, кемгәдер ярдәм итә алалар.