ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 август 2022, 05:45

Республикада эссе һава торышы саклана

Башкортстанда якындагы өч көндә эссе һава торышы саклана, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары. Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген Башкортстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Һава температурасы көндез + 28, +33 градус.

Республикада эссе һава торышы сакланаРеспубликада эссе һава торышы саклана
Республикада эссе һава торышы саклана

 

10 августта явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан бераз көнбатышка күчү белән, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә + 13, +18 градус, урыны белән +8 градуска кадәр җитәчәк.  

11 августта һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Күпчелек явым-төшемсез, көндез төньяк районнарда кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көнчыгыштан,  бераз көнбатышка күчү белән, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә + 13, +18 градус, урыны белән +8 градуска кадәр. Көндез + 27, +32 градус булачак.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас