+22 °С
Яңгыр


Башкортстанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны шулай ук 7дән 17гә кадәр арткан. Шул ук вакытта исерек килеш руль артына утыручылар саны, якшәмбе – ял көннәре белән чагыштырганда, төбәктә 50дән 19га кадәр кимегән.
“Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 1600дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Урланган ике автомобиль табылды”, – дип соңгы тәүлеккә йомгак ясадылар ЮХИДИдә.
Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.