ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
9 Августа 2022, 07:20

Яраткан йорт хайваны – песиләргә багышлап

Песиләр – кешеләр янында яшәүче иң серле хайваннарның берсе.

Яраткан йорт хайваны – песиләргә багышлапЯраткан йорт хайваны – песиләргә багышлап
Яраткан йорт хайваны – песиләргә багышлап

 Бер кемгә дә сер түгел, күп кенә әлеге гаҗәеп  йорт хайваннарының хуҗалары аларның гадәти булмаган мөмкинлекләрен билгеләргә ярата: әйтик, мәче авыр эш көненнән соң стрессны төшерергә яки көчле авыруны җиңеләйтергә сәләтле. Шулай ук аның йомшак кына сырпаланып,  мырылдавы  да бер кемне дә  битараф калдыра алмый. Кәефсез чакта песиеңнең яныңа килеп, койрыгын болгап, сырпалануы була, бөтен борчылулар онытыла.

Иске Калмаш модельле авыл китапханәсе хезмәткәрләре китап укучылар игътибарына Бөтендөнья песиләр көненә багышланган “Китап тышлыгындагы мәчеләр” (“Кошки с книжной обложки”) дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итә. Әлеге күргәзмә белән 8 августтан 15 августка кадәр танышырга мөмкин булачак.

 

 Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Иске Калмаш модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас