

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Белокатай, Бүздәк, Бөрҗән, Дүртөйле, Зилаер, Илеш, Караидел, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Стәрлебаш, Туймазы, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә һәм Яңавыл кебек районнарда 4нче класслы югары янгын хәвефе булуы көтелә.
Ә Архангель, Аскын, Бөре Һәм Кушнаренко районнарында гадәттән тыш 5нче класс янгын куркынычы фаразлана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә республика территориясендә урман янгыннары теркәлмәгән.
“Янгын хәвефе мәле башланганнан бирле республикада 292 гектардан артык мәйданда 45 янгын теркәлгән. Бер ел элек төбәктә шул ук датага 310 янгын исәпләнә иде. Ул вакытта уттан 8 287 гектардан артык мәйдан зыян күрде”, – дип ассызыкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.