ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 август 2022, 06:10

Җәйге урманга сәяхәт

Яңа Бирде авылында балалар өчен “Тылсымлы һәм җәйге урманга сәяхәт” дигән экскурсия узды. Аны Иске Сөрмәт авылы мәдәният йорты мөдире Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова оештырды.

Җәйге урманга сәяхәтҖәйге урманга сәяхәт
Җәйге урманга сәяхәт

 Балалар урманга сәяхәт итәргә бик яраталар. Мондый сәфәрләр йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системасын ныгыта, үзара дустанә мөнәсәбәтләр, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Кызлар һәм малайлар биредә агачлар, үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар тормышын күзәттеләр, бер-берсе белән аралаштылар, урманда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында белделәр. Табигатькә зыян китермәс өчен тирә-як мохит турында кайгырту теләген кечкенәдән тәрбияләү, үз-үзеңне тәртипле тоту мөһим. Әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүдән тыш, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, әңгәмә кордылар, төрле уеннарда катнаштылар. Чара бик күп уңай эмоцияләр калдырды, күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Алар экскурсияне оештыручы  Рузилә Рәшит кызына рәхмәт белдерделәр һәм мондый чараларның киләчәктә дә ешрак булуын теләделәр.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Иске Сөрмәт авылы мәдәният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас