ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
11 Августа 2022, 10:35

Элвин Грей үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күчүе турында белдерде

 Бу ике яңалыкка ул интернет челтәрендә ике зур пост  багышлаган.

Элвин Грей үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күчүе турында белдердеЭлвин Грей үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күчүе турында белдерде
Элвин Грей үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күчүе турында белдерде

 

"Мин китәм, – дип язган артист. – Быел мин милли проект белән хушлашырга булдым. Башкорт һәм татар телләрендә чыгарылган җырларым 2022 елда соңгылары булачак. Алар – 16 еллык иҗат юлымның нәтиҗәсе”.  

Артист үз эшчәнлегенең иң төп нәтиҗәсе  дип, аның репертуары аша балаларның   туган тел белән кызыксына башлавын  саный.

Икенче яңалык артистның хатыны белән Мәскәүгә даими яшәргә күчүенә кагыла.

“Рус телендә бик күп материал тупланган, тулы бер альбом. Казан белән Уфа арасында йөреп, проект өстендә эшләве авыр, шуңа күрә мин күченү турында үзем өчен гади булмаган карар кабул иттем дә инде. Тиздән сез мине федераль каналларда ишетерсез һәм күрерсез дип өметләнәм”, – дип билгеләде башкаручы.

Артист белдергәнчә, хейтерларның социаль челтәрләрдә һөҗүмнәренә ул әзер, әмма инде карар кабул иткән. Элвин Грей Башкортстанда һәм Татарстанда аны хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм үз-үзен тотудагы кайбер гөнаһлары өчен гафу үтенә. Артист посты астында: “Сезнең шутыгыз  Юльякшин Р.М. (Элвин Грей)” дип язып куйган.

                                                                        

Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас