

Агымдагы елның 15-25 август көннәрендә Башкортстан Республикасы территориясендә, шул исәптән безнең районыбызда да үзйөрешле машиналардан, башка шундый техник чаралардан һәм аларга тагылма агрегатлардан файдалану барышында хәвефсезлек кагыйдәләре төгәл үтәлүгә, техника һәм кешеләр иминлегенә ирешү максатында “Игътибар, үзйөрешле машина!” дигән шартлы баш астында оператив-искәртү ункөнлеге бара. Аның барышында дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе инспекторлары Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыклары белгечләре белән берлектә әлеге төр техника файдаланылган урыннарга чыгып, тиешле кагыйдәләр үтәлешен тикшерә, җирле авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, предприятие-оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә теркәлмәгән техника төрләреннән файдалануга, эшчәнлек барышында тиешле барлык таләпләр үтәлүе бозылмауга юнәлтелгән чаралар үткәрә. Мондый тикшерүләр башлыча кешеләр һәм кыйммәтле техника иминлеге өчен икәнлеген яхшы аңлап кабул итәргә һәм эшчәнлегебездә төрле яклап ярдәм күрсәтергә чакырабыз. Бу бөтенебез өчен дә кирәк бит.