

Анда республика, Русия ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, тренерлар, спорт ветераннары – гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы чакмагышлылар җыелды. Спорт сөючеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләп, иминлек, күңел күтәренкелеге, спортта яңадан-яңа биеклекләргә күтәрелүне теләде. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Чакмагыш спортчылары даими рәвештә төрле ярышларда җиңүләр яулыйлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган, бик күп спорт объектлары төзелә. Алар барысы да уңайлыклары ягыннан бүгенге заман таләпләренә җавап бирә. Реканс Фәнил улы барысын да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт һәм актив булырга чакырды. Чара брышында районыбызда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен бер төркем спортчылар һәм тренерларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Артабан төрле ярышларга старт бирелде. Бәйрәм программасында спортның волейбол, армрестлинг, җиңел атлетика, аркан тарту, шахмат, шашка һәм башка төрләре буенча ярышлар каралган иде. Биредә шулай ук ГТО нормативлары белән таныштыру мәйданчыгы да эшләде. Спорт мәйданчыклары көн буе гөрләп торды. Җанатарлар үз командалары өчен җан аттылар, ярышларда катнашучыларга дәрт өстәп, җиңүгә рухландырдылар. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.