ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 август 2022, 06:45

Җәйнең бер көне кышны туйдыра

Яшелчәләр өлгерде. Һәр хуҗабикәнең дә кышкылыкка запасларын елдан-ел күбрәк төрләндерәсе килә. Сезнең игътибарга, вак чөгендерләрне әрәм итмәс өчен, аны пешереп, маринадлап куярга тәкъдим итәбез

Җәйнең бер көне кышны туйдыраҖәйнең бер көне кышны туйдыра
Җәйнең бер көне кышны туйдыра

Вак чөгендерләрне 35-40 минут пешереп алабыз, әрчибез. Ярып, яки боҗралап турап (кем ничек тели), стерильләнгән банкаларга тутырып куябыз.

         Хәзер 1 л. су, 6-7 кара борыч,  3-4 хуш исле борыч, 3-4 лавр яфрагы, 1аш кашыгы тоз алабыз. Шушы массаны кайнатып чыгарабыз да, банкаларга салабыз. Маринадлы банкаларны кәстрүлгә куеп(водяная баня), тагын 30 минут кайнатып алабыз. Кайнап чыкканнан соң, 1 аш кашыгы аш серкәсе салабыз һәм ябып куябыз.

          Шушы тәмле чөгендер сезне кышкы кичләрдә гаиләгез белән түгәрәк өстәл янына җыйсын. Җәйнең рәхәт матур көннәре, көзге мәшәкатьләрдә кайнау хәтирәләренә алып барсын.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас