+28 °С
Болытлы


Мәктәптә алган белемнәрне озак вакыт дәвамында хәтердә саклап калу өчен даими рәвештә кабатлау мөһим. Өйрәнелгән материалны кабатлау һәм ныгыту – уку процессына җиңелрәк керүнең нигезе. Кабатлауга күбрәк вакыт игътибар биргән саен , нәтиҗәсе дә яхшырак булыр.
Шул максаттан Гаилә хезмәтенең коррекцияләү-үсеш төркемендә реабилитация эшчәнлеге буенча белгеч Лениза Сәлмәнова “Уңышка бер адым” программасы буенча дәрес үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья буенча төрле биремнәрне башкардылар, “Кем тизрәк” уены ярдәмендә тапкырлау таблицасын кабатладылар.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.