

Бирегә килүчеләрне, иң әүвәл, табигать хәзинәсеннән ясалган «Тормыш бүләк иткән матурлык» дип аталган бай күргәзмә каршы алды. Анда иң матур чәчәк композицияләре тәкъдим ителгән иде. Артабан бәйрәм төрле уен-конкурслар, чәчәкләр темасына викторина белән дәвам итте. Күркәм чарада катнашучылар чәчәкләр турында риваятьләр, әдәби әсәрләрне искә төшерделәр, чәчкәләр турында җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Үзешчән сәнгать осталары тамашачыларны дәртле җырлары белән сөендерделәр. Чәчәкләр – дөнья матурлыгы символы. Алар безнең тормышыбызга ямь өсти, изгелеккә һәр гүзәллеккә мәхәббәт уята. Бәйрәм һәммәсендә дә матур тәэссоратлар калдырды һәм чәчәкләрнең гүзәлллеген һәм байлыгын, тирә-юньнең матурлыгын ачарга мөмкинлек бирде. Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Каразирек мәдәният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.