

Ул йогышлы авырулар өлкәсендә Русиянең әйдәүче экспертлары тарафыннан әзерләнгән. Анда кайбер өстәмәләр кертелде. SARS-CoV-2 циркуляцияләү генетик вариантларын һәм аларның үзенчәлекләре турында мәгълүматны исәпкә алып, «Этиология, патогенез һәм патоморфология» бүлегендә мәгълүмат актуальләштерелде. Яңартылган документ шулай ук Русия Федерациясендә вакциналау өчен билгеле булган яңа вакцина препаратлары турында мәгълүмат белән тулыландырылды. «Пациентларның махсус төркемнәре» бүлеге шикәр диабеты һәм психик авырулары булган пациентларны дәвалау турында мәгълүмат белән тулыландырылды, дип хәбәр итә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.