

Ул – Башкортстан Республикасында тәрбия эшләре программаларын гамәлгә кертү һәм алып бару буенча федераль куратор. Ул бу эш сәфәре турында болай диде: “Безнең бурыч – тәрбия бирүнең эш программасын гамәлгә кертү нәтиҗәләрен, нинди уңай үзгәрешләр һәм нинди җитешсезлекләр барлыгын карау. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, эш югары дәрәҗәдә оештырылган, барлык мәктәпләр дә эш программаларын тәкъдим итте, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары актив катнаша, бу очрашу аларда зур кызыксыну тудырды, җанлы аралашу белән әңгәмә дәвам итте. Безнең очрашу нәтиҗәле булыр дип ышанабыз. Яңа уку елы алдыннан, барлык педагогларга, белем бирү процессын оештыручыларга ныклы сәламәтлек телисе килә, чөнки безнең эшчәнлегебез көч-куәт, шәхси кызыксынучанлык, ачыклык таләп итә. Бездә бу сыйфатлар һәрвакыт булырга тиеш. Югыйсә, безнең эшчәнлек гади эшкә генә әвереләчәк. Укытучы эшен яратырга һәм аңа җаваплы карарга тиеш,” – дип белдерде федераль куратор. Яңа уку елы алдыннан август киңәшмәсе чикләрендә предмет секцияләре оештырыла. Район мәктәпләренең төрле уку предметлары буенча укытучылары, тәрбия эшләре буенча һәм укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасарлары яңа уку елының программасын барлап, һәркайсысы тәҗрибәләре һәм үз фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук математика, информатика, тарих, икътисад, хокук, җәмгыять белеме, мәктәп музейлары, башкорт теле һәм әдәбияты, балалар бакчалары мөдирләре, методистлары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, технология укытучылары, физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре, химия, биология, рәсем, җыр, география укытучыларының секция дәресләре үтте. Киңәшмә барышында анда катнашкан педагоглар яңа уку елында гамәлдә булачак яңа федераль дәүләт стандартлары нигезендә эшчәнлек алып бару, республика мәгарифкә күзәтчелек итү идарәсе тарафыннан билгеләнгән бурыч-тәкъдимнәрне белем һәм тәрбия бирү процессында тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерделәр, артабангы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләделәр.