ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 август 2022, 05:20

Вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе кызган мәлдә Югары Аташ авылы китапханәсендә “Гәзит-журналлар барлык серләрне ачачак” дип исемләнгән вакытлы матбугат көне оештырылды. Китапханәче Рива Исаева җәйге уку залына йөрүче балалар өчен “Хат ташучы нәрсә алып килгән?” библиографик уен-күзәтү үткәрде.

Вакытлы матбугат басмалары белән таныштыларВакытлы матбугат басмалары белән таныштылар
Вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар

Чара барышында балалар “периодика” төшенчәсе белән таныштылар, Русиядә беренче балалар журналлары һәм гәзитләре кайчан барлыкка килүе, журналның гәзиттән нәрсәсе белән аерылуы һәм аларны ничек укырга кирәклеге турында белделәр. Бу көнне укучылар игътибарына шулай ук “Журналлар каруселе” күргәзмәсе дә тәкъдим ителде һәм вакытлы матбагатка күзәтү ясалды . Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы:

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас