

Мәчет янындагы мәйданда үткән ярминкәдә шәхси йорт ихаталары хуҗалары киң ассортиментта үзләре җитештергән бал продукциясен тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә, райондашларыбыздан тыш, Борай, Аскын, Бакалы районнарыннан килүче умартачылар да бар иде. Биредә шулай ук яшелчә-җимеш, суган, сарымсак, бәрәңге, йомырка, ит, сөт ризыкларын да кулай хакка сатып алырга була иде. Ярминкәдәге сәүдә рәтләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев танышты, халык белән аралашты, бәяләр белән кызыксынды. Умартачылар җаның теләгән балны һәм башка төрле умартачалык продукциясен тәкъдим итте. Балның – файдалы ризык булуы – һәркемгә билгеле хакыйкать. Шунлыктан хәзер күпләр кайнатма, шикәр комы, кәнфиткә карганда балга өстенлек бирә. Ярминкәдә «сары алтын» гына түгел, бал продукцияләре: перга, кәрәз, прополис, балдан эчемлекләр, мазьлар, төнәтмәләр һәм башкалар да бар иде. Аеруча сәүдә рәтендә бик матур итеп бизәлгән Нәбиуллиннар киштәсе бал продукциясенең төрлелеге, муллыгы белән җәлеп итте. Умартачылар гаиләсе Борай районыннан килгән икән. Филгать, Альбина Нәбиуллиннар һәм аларның кызлары Филизә сату иткән ноктадан кеше өзелмәде диярлек. “Без бирегә Борай районыннан килдек.Чыгышым белән мин Яңа Каръяуды авылыннан. Елдан-ел бал продукциясе төрләрен арттырырга тырышабыз, төрле-төрле ысулларын кулланабыз. Кыргый бал җыю белән дә шөгыльләнәбез, аны кәрәзле итеп тә, сөзеп тә салабыз. Кыргый балның тәме дә үзенчә була, чөнки аңа кеше кулы тотынмый, кыргый кортлар үзләре кәрәзне үрә, үзләре сала. Прополис та алып килдек, алардан төнәтмәләр дә эшлибез. Бал кортларының көя күбәләкләреннән “Огневка” да эшлибез, аны төрле чирләргә каршы файдаланырга була. Аларның һәрберсенең күрсәтмәләре дә бар, аңламаган кешеләргә аңлатып бирәбез, витаминлы ризыкларын да эшлибез. Алар буыннарга, тамырларга, баш миенә бик файдалы. Перга да алып килдек. Бал кортларының икмәге дип атыйбыз без аны. Монда Менделеев таблицасының бөтен элементлары да бар, диярлек. 1 яшьлек балалардан алып өлкәннәргә кадәр бик шифалы продукт бу. Бал кортларыннан төнәтмә дә эшлибез, төнәтеп тә эчсәң була. Хәтта чүпрәкләре дә бар, буыннары, билләре авырткан кешеләр шушы чүпрәкләрне яратып куллана һәм файдасын күрә. Умартачылык – бик мәшәкатьле булса да, бик күңелле шөгыль. Җәй көннәребез бал кортлары белән бергә үтә. Умартачылыгыбыз урманда. Яннарына килеп килеп җитү белән алар, безне таныгандай тимиләр, ә чит кеше керсә – чагалар. Ярминкәләрдә катнашып торабыз, үткән атнада гына Яңавыл районында Бал Спасында Диплом белән бүләкләндек, тырышлыгыбызны күрә белүләренә рәхмәт”, – дип сөйләп үтте якташыбыз Альбина Карамзин кызы. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.