

Киндеркүл авылы мәдәният йортында онытыла барган изге бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан бик күп чаралар оештырыла. Ата-бабаларыбыздан калган изге гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне без – мәдәният өлкәсендә эш алып баручылар, сакларга, онытмаска , дәвам итәргә тиешбез. Аларны мөмкин булган барлык юллар-ысуллар белән халыкка җиткерү өчен өлкәннәрне, балаларны, яшьләрне мәдәният йортына җәлеп итү – безнең төп эш максатыбыз булып тора. Күптән түгел вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны алып балаларга күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү уңаеннан “Әбием сандыгы” исемле бик матур бәйрәм кичәсе үткәрдек. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзите битләрендә танышырга була.