

Әлеге шатлыклы вакыйгалар уңаеннан бер төркем якташларыбыз район мәдәният йортының киңәшмәләр залында җыелышты. “Ил яхшылыкны онытмас”, – диләр безнең халыкта. Чыннан да, җәмгыятьнең төрле тармакларында күпьеллык фидакарь хезмәтләре һәм туган ягыбызның икътисадый-социаль үсешенә көч салган шәхесләргә лаеклы бүләкләрен тапшыру илебездә мөһим юнәлешләренең берсеннән санала. Тантаналы очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашты. Үз чыгышында ул соңгы елларда туган районыбызда башкарылган күркәм эшләр һәм киләчәккә уй-хыяллар турында бәян итте, чиксез мактауларга лаек булган якташларыбызны бәйрәмнәр белән тәбрикләп, иң изге котлау сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшыру церемониясен башлап җибәрде. Чакмагыш районы хакимиятенең баш бухгалтеры Эльвира Вәзих кызы Әхсәнова, җаваплылыгы чикләнгән “Энергетик” җәмгыятенең җитештерү-техник бүлеге начальнигы Луиза Ансар кызы Бәдретдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыятенең аптека пункты мөдире Эльвира Фәвис кызы Гомәрова, район ветеринария станциясенең Митрә-Әюп бүлекчәсе мөдире Владимир Самойлович Данилов, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең казанлык слесаре Дамир Шамил улы Исламов, шәхси эшкуар Зинфир Зиннур улы Фазылов муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде. Мәгариф ветераны Рәзифә Имай кызы Имаева, Бәшир авыл биләмәсе хакимиятенең тракторчысы Айдар Рәис улы Насыйбуллин, “Газпром-газораспределение Уфа” акционерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы комплекслы хезмәте хезмәткәре Нәзирә Галимулла кызы Фәрхетдиновага Чакмагыш районы хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Районыбызның төзелеш, җирле үзидарә, ягулык-энергетика, спорт өлкәләрендә озак еллар хезмәт салган Сәмәрә Әһәдулла кызы Нәбиева, Наилә Рәис кызы Хисамова, Венер Әбунәгыйм улы Шәйдуллин, Илгиз Имамгали улы Галиуллинга муниципаль районы Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сайлау кампанияләренә әзерлек һәм аларны үткәрүдәге тырыш хезмәтләре өчен Флара Флүр кызы Арсланова (3263 санлы участок сайлау комиссиясе), Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов (№3255), Эльза Җәмил кызы Гайнетдинова (№3281), Илиана Ильяс кызы Кудашева (№3286), Фәридә Фәвиз кызы Хәмидуллина (№3270) Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Тантаналы матур очрашуга ямь өстенә ямь өстәп Эльвир Халиков, Рузил Гафаров, Айгөл Кәримова башкаруында моңлы, дәртле җырлар яңгырады.