

Ә кайберәүләрнең иң яраткан шөгыле – балык тоту, чөнки ул күбесе өчен актив һәм күңелле ял итү дә. Балык тоту спорт төре буларак чыныктыра, ныгыта, шулай ук күзәтүчәнлек, тапкырлыкны арттыра. Безнең районда да балык кармаклауны яратучылар шактый: яр буйларында кармак белән балык тотучы чакмагышлыларны еш күрергә була. Узган атнада “Хәвефсез җәй” һәм “Чиста яр буе” акцияләре чикләрендә Игенче авылындагы буа буенда балалар арасында “Әй, балыкчылары да, балыкчылары!” дигән конкурс үтте. Мондый бәйге быел икенчегә оештырылды. Беренчесе июнь аенда Балыкчылар көнендә үткән иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Катнашучылар арасында малайлардан тыш, кызлар да бик теләп катнашты, арада җәйге каникулга кунакка кайтучылар да бар иде. Ярышларга старт бирелгәннән соң, балыкчылар хөкемдарлар күзәтуе астында дәртләнеп балык кармаклауга керештеләр. Өлкәннәр дә, вакытларын файдага үткәреп, тирә-якны җыештырды, чүп-чардан арындырды. Һава торышы да нәкъ менә балыкчылар теләгәнчә булды: күктә кояш елмая, су буенда сихри матурлык. Бәйге тәртибе буенча балыкчыларга 40 минут бирелде. Шул вакыт эчендә тотылган балыкларлар саны нәтиҗәсендә җиңүчеләр ачыкланырга тиеш иде. Балык тотуның үз серләре, үзенчәлекләре бар икән. Аның өчен сабырлык кирәк, диләр. “Тыныч кына балык тотып утыру ял иттерә, күңелгә тынычлык бирә, тыныч кына сабыр булып утырсаң – балык эләгә”, – ди балыкчылар. Ярышлар барышында кайберәүләре балыкларны ашатты, икенчеләре өйрәнгән урыннарыннан тотарга тырышты. Ярыш шунысы белән кызык та иде: җиңүчеләрне балыклар саны билгеләде. Иң тәүгеләрдән булып Уфадан нәнәсенә кунакка кайткан 9 яшьлек Данил Рузимәтов балык тартып чыгарды, әлеге шөгыльдә аңа тиңнәр булмады, диярлек. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.