ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 август 2022, 05:35

“Җырларыбыз – хезмәт кешеләренә”

Дистә еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традиция буенча, урып-җыю чорында Иске Бәшир авылы мәдәният йорты һәм Иске Ихсан авыл клубының “Очкын” агибригадасы әгъзалары басуларда хезмәт салучы игенчеләр алдында чыгыш ясады.

“Җырларыбыз – хезмәт кешеләренә”“Җырларыбыз – хезмәт кешеләренә”
“Җырларыбыз – хезмәт кешеләренә”

“Җырларыбыз – хезмәт кешеләренә” дип исемләнгән концерт программасы барышында райондаш каләм осталарының якташларыбыз һәм туган җиргә багышланган шигырьләре, башкорт һәм татар композиторларының җырлары яңгырады, сәхнә осталары шулай ук дәртле биюләре дә бүләк иттеләр. Басу түрендә барган мәдәни тамаша ил табыны муллыгын тәэмин итүче иң мөһим һәм мактаулы хезмәт ияләренә – игенче-механизаторларга ихлас изге теләкләр белән тәмамланды.

 

 Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Иске Бәшир авыл мәдәният йорты һәм Иске Ихсан авыл клубының “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.

Автор:
Читайте нас