ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 август 2022, 03:55

Басу эшчәннәренә – мәдәни бүләк

Язгы чәчү эшләре һәм урып-җыю чорында Иске Бәшир авылы мәдәният йортының “Дулкын” агитбригадасына берләшкән үзешчән сәхнә осталарының игенчеләр янына басуга баруы хәзер инде озак еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традициягә әверелде.

Басу эшчәннәренә – мәдәни бүләкБасу эшчәннәренә – мәдәни бүләк
Басу эшчәннәренә – мәдәни бүләк

Быел да, уракның иң кызу мәлендә, агитбригада туган авыл басуында солы уңышын җыючы механизаторлар янына мәдәни программа белән барды. Игенчеләр китапханәче Мәрьям Смакова укып ишеттергән райондаш каләм осталарының якташларыбыз һәм туган җиргә багышланган шигырьләрен тыңлап кинәнделәр. Үзешчәннәр башкаруындагы моңлы җырлар һәм дәртле биюләр тырыш хезмәткә илһамландырып, күңелләргә дәрт өстәде. Басу түрендә барган мәдәни тамаша ил табыны муллыгын тәэмин итүче иң мөһим һәм мактаулы хезмәт ияләре – игенче-механизаторларга ихлас изге теләкләр белән тәмамланды. Басу эшчәннәре үз чиратларында агитбригада әгъзаларына күңелле ял минутлары бүләк иткән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Автор:Сәйдә Бикмиева.
Читайте нас