ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 август 2022, 11:10

Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы

Бүген Аблай мәдәният йорты хезмәткәрләре ял паркында балалар өчен “Үсемлекләрнең шифалы көче” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате оештырды.

Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагыДару үләннәре – сәламәтлек чыганагы
Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы

Мәдәният хезмәткәрләре балаларга мөрәҗәгать итеп: “Урманга килгәч, алан буйлап йөргәндә, бакчада эшләгәндә һәр чәчәк һәм үсемлекләр төрләренең матурлыгын һәм файдасын күрергә, аларга игътибар итәргә тырышыгыз. Чөнки аларның күбесе сезгә файда китерергә, витаминнар белән тәэмин итәргә, хәлегезне яхшыртырга, авыруларны җиңәргә ярдәм итә ала. Барлык танылган үсемлекләрнең дәвалау әһәмиятен, шифасын белергә генә кирәк”, – дип аңлатты. Чара барышында кызлар һәм малайлар үләннәр һәм аларны куллану ысуллары турында белделәр, дару үләннәре турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар, риваятьләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар. Балаларга шулай ук Уралның дару үләннәре турындагы китаплардан торган “Яшел даруханә” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Аблай мәдәният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас