ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 август 2022, 04:10

Илебезнең төп символларының берсе

22 августта, илебездә зур бәйрәм – Дәүләт флагы көне билгеләнә. Русиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда һәм безнең районда да, бу көнне күп санлы чаралар оештырыла.

Илебезнең төп символларының берсеИлебезнең төп символларының берсе
Илебезнең төп символларының берсе

Шушы дата уңаеннан Үрнәк авылы мәдәният йортында “Русия флагы” дип исемләнгән мәгълүмат программасы үтте. Яшь буын вәкилләренә патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур әһәмият юнәлтелгән, дөнья күләмендәге вакыйгалар моның ни дәрәҗәдә мөһимлеген көн дә исбатлап торган хәзерге чорда бу чара аеруча көнүзәк булып тора. Мәгълүмат программасы барышында анда катнашкан балалар илебезнең әләме, гимны һәм гербы барлыкка килү тарихы, триколорның һәр төсе нинди төшенчәләрне символлаштыруы, илебез әләме кайсы тантаналы очракларда күтәрелүе турында байтак яңалыклар үзләштерделәр. Алар өчен барлыкка килүенең тәүге биш йөз елында илебезнең үз әләме, гербы һәм гимны булмавы, урта гасырларда флаг урынына могҗизалар булдыручы икона хезмәт итүе, Русия гаскәрләренең, князь дружиналарының барлык алышларга шушы иконаны югары күтәреп барулары турында мәгълүматлар ишетү, Русия дәүләтенең символлары турындагы видеороликны карау мавыктыргыч булды. Алар шулай ук дәүләт символлары турындагы үз белемнәрен дә тикшереп, “Ак, зәңгәр, кызыл” викторинасында да катнаштылар, “Русия – минем илем” күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. Чара ахырында балалар илебез белән горурлану һәм аңа хөрмәт билгесе итеп асфальтта төсле акбурлар белән Русия флагын сурәтләделәр. Моннан тыш, Үрнәк мәдәният йорты Ә.-З.Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең Балалар уку үзәге оештырган “России реют флаги” республика акциясенә дә кушылды. Аделина Ганиева белән Милена Шакирова шушы чара чикләрендә якташларны Русия флагы көне белән тәбрикләде. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Үрнәк авыл мәдәният йортының “Бәйләнештә”социаль челтәрендәге сәхифәсе.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас