

Гаилә бюджетын планлаштыру, чыгымнарны контрольдә тоту, гади документларны тутыру нигезләрен 1 сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр укучыларга өйрәтәчәкләр. Лира Игътисамова билгеләп үткәнчә, ул яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларында беркетелгән һәм 1 сентябрьдә үз көченә керәчәк. “Безнең республика бу яңалыкны әзер каршы алды, чөнки БР Мәгарифне үстерү институты һәм республика укыту-методик үзәге базасында без 2800дән артык педагог әзерләдек. Өстәвенә, монда мәктәп һәм балалар бакчалары белгечләре генә түгел, урта махсус уку йортлары да керә”, — дип ассызыклады Башкортстанның финанс министры. Лира Игътисамова өстәвенчә, финанс грамоталылыгы нигезләре өстәмә дәрес булмаячак, аларның элементларын инде укытыла торган дисциплиналарга, әйтик, математика һәм географиягә кертәчәкләр. Мәгълүмат һәм фото чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.