

Районыбызда утлы Әфган җирендә хәрби чыныгу үткән яугирләр лаеклы рәвештә абруй-хөрмәт белән файдалана. Муниципаль район хакимияте һәм авыл биләмәләре җитәкчеләре, мәдәниәт хезмәткәрләре аларны игътибар үзәгендә тота, гомер бәйрәмнәре белән даими котлый. Күптән түгел Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Л.М.Гомәров, биләмәнең хатын-кызлар советы рәисе З.Р.Зиннәтуллина, “Ак инәйләр” клубы җитәкчесе Ф.М.Сәхибгәрәева авылда гомер итүче Әфганстанда барган хәрби бәрелешләрдә катнашкан интернационалчы-яугир Мәсгүть Мәхмүт улы Хәмәтшинны истәлекле гомер бәйрәме – 55 яше тулу уңаеннан йортына барып котладылар. Алар муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырып, тәбрикләүләрне сәхнә осталарының моңлы җырлары белән дәвам итте. Яугир райондашыбызга иң ихлас теләкләргә кушып, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер һәм тыныч, аяз күк йөзе теләделәр. Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде. Фото һәм мәғлүмат чыганагы: Рапат авылы мәдәният йортының “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.